Мәдәни мохит
29 Мая , 04:49

«Бердәмлектә көч» китабы тәкъдир ителде

«Китап-Байрам» IV Халыкара китап ярминкәсендә Русия халыклары фольклорын берләштергән масштаблы төбәкара проект - «Бердәмлектә көч» китабын тәкъдир итү булды.

«Бердәмлектә көч» китабы тәкъдир ителде«Бердәмлектә көч» китабы тәкъдир ителде
«Бердәмлектә көч» китабы тәкъдир ителде

«Китап-Байрам» IV Халыкара китап ярминкәсендә Русия халыклары фольклорын берләштергән масштаблы төбәкара проект - «Бердәмлектә көч» китабын тәкъдир итү булды. Китап илнең төрле республикалары нәшриятларының хезмәттәшлеге нәтиҗәсе һәм Русия халыкларының мәдәни бердәмлеге символына әверелде.

„Китап " нәшрияты бу китапта төрле милләт фольклорын берләштергән. Мондый проектлар барлык халыкларыбызның бердәмлеген ассызыклый", - дип билгеләде Константин Чеченев.

«Бердәмлектә көч» китабы ярминкәнең мактаулы кунаклары — Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм Русия Президенты ярдәмчесе Владимир Мединскийга тәкъдир ителде. Константин Чеченев сүзләренчә, басма зур кызыксыну уяткан һәм Русия китап мәдәниятен эре федераль мәйданчыкларда алга таба үстерүнең бер өлеше булачак.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас