

27 майдан 1 июньгә кадәр Русиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендә “Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” зур балалар фестиваленең махсус программасы узачак. Проект Президентның Мәдәни башлангычлар фонды, Русиянең Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән тормышка ашырыла.
“Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” махсус программасы кысаларында спектакльләр, нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтү, язучылар һәм иллюстраторлар белән иҗади очрашулар узачак.
Уфа халкын һәм кунакларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән 8 спектакль һәм Башкортстан театрларының 6 спектакле көтә. Программаны Мәскәү Губерна театрының “Нәни принц” (12+) музыкаль әкияте белән ачылды. “Башкортостан” дәүләт концерт залы сәхнәсендә күрсәтелгән спектакльдә төп рольне Сергей Безруков үзе башкарды.
Фестиваленең махсус программасын ачу тантанасы алдыннан танылган актер журналистларның сорауларына җавап биреп, бүгенге көндә күпләренең теленнән төшмәгән ясалма фәһем турында да үз фикерен әйтте. “Ясалма фәһем актерның кинодагы хисләрен күчерергә сәләтле, әмма театр тере сәнгать киңлеге булып калачак”,– диде ул.
Фото: МГ