Мәдәни мохит
26 Мая , 08:01

Театраль сәяхәт

Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле тарафыннан бер төркем театр сөючеләр өчен махсус Әлмәт шәһәренә сәяхәт оештырылды.

Театраль сәяхәтТеатраль сәяхәт
Театраль сәяхәт

Уфа тамашачыларының быелгы язын Әлмәт татар дәүләт драма театры бизәде. Унике еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр гастрольләргә килгән әлмәтлеләр иң яхшы спектакльләрен тәкъдим итте. Кунаклар башкалабызның ике театр сәхнәсендә чыгыш ясады. Һәм әйтергә кирәк, Уфа театраллары драматургия материалын сайлауны, куелышларның югары дәрәҗәсен, режиссерларның көтелмәгән ачышларын һәм актерларның искиткеч уеннарын лаеклы бәяләделәр.

Әлмәт театры Уфага гастрольләр белән соңгы тапкыр 2014 елда килгән булган. Аннан соң 2023 елда башкалабызда үткән "Туганлык" һәм "Кече шәһәр театрлары" фестивалендә катнашып, җиңүләргә дә ирешкән.- "Туганлык" фестивалендә "Алтынчәч" спектакле белән махсус призга ия булсак, "Кече шәһәр театрлары" фестивалендә "Ул әле өйләнмәгән иде" спектакле белән уңышлы чыгыш ясап, Гран-при яуладык. Гомумән, без Уфаны яратабыз һәм һәрвакыт сагынып киләбез, -дип сөйләде театрның җитәкчесе, Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Фәридә Баһим кызы Исмәгыйлева жрналистлар белән үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Шулкадәр яратып, тәмләп, мактап сөйләде ки, “Эх, сезнең театрны Әлмәткә дә барып күрергә иде!” - диеште тыңлаучылар. Алыйм дигән колына, чыгарып куяр юлына диләрме әле? Күптән түгел Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге һәм Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле тарафыннан бер төркем театр сөючеләр өчен махсус Әлмәт шәһәренә сәяхәт оештырылды.

Уфалыларны ачык йөз һәм киң күңел белән Фәридә Бәгыйс кызы Исмәгыйлева үзе, театрның режиссеры Ильяс Сәхипгәрәй улы Гәрәев каршы алды. Әлеге вакытта Әлмәт театрына чакырылган кыргыз режиссеры, Солтан Ибраһимов исемендәге Ош милли драма театрының сәнгать җитәкчесе Уламырза Карыпбаев белән дә аралашу мөмкинлеге булды. Ул да Уфа тамашачысы белән очрашуга бик шат иде. Чөнки быел М. Гафури исемендге Башкорт дәүләт академия драма театрында “Фарман ханым” спектаклен куйды.

–Артистлар өчен төрле режиссерлар белән эшләү– бәяләп бетергесез тәҗрибә, – ди Фәридә Бәгыйс кызы.

Моның чыннан да шулай булуын кыска гына аралашу вакытында да аңлап өлгерергә мөмкин. Төрки халыкларының музыка уен кораллары күргәзмәсендә Уланмырзаның үз халкының “Манас” эпосыннан өзек укып ишеттерүе әлеге сәяхәт барышында истә калган аерым бер вакыйга булды.

Әлмәт шәһәренә кыска гына экскурсиядән соң төп максатыбыз булган театрга килдек һәм аның артистлары, тарихы белән таныштык.

Туктаусыз иҗади эзләнү һәм яңалыкка омтылуны театр бинасына керү белән тоеп алырга мөмкин. Бу үз нәтиҗәсен бирә, әлбәттә. Әлмәт драма театрының даны ил күләмендә киң таралган. Ул биш тапкыр Русиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленең лауреаты булган. Фестивальнең финалына 250 театрның 16 сы гына эләгүен исәпкә алсаң, мондый бүләкнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңларга мөмкин. 80 нче иҗат мизгелендә Әлмәт драма театры «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Театр үзенең чираттагы иҗади мизгелен “Иске өйдә җил йөри” әсәре белән төгәлләде. Авторы - Дина Сафина, режиссеры - Сардар Тагировски.

Спектакль башланыр алдыннан гадәттәгечә театр эшчәнлегенә йомгак ясалды, өч актер - Миләүшә Юзаева, Энҗе Сәйфетдинова һәм Диләрә Фазлыева «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. Тамашачыны җәлеп итүнең дә үзенчәлекле алымнарын куллана икән әлмәтлеләр. 30 кешегә «Атказанган тамашачы» күкрәк билгесе тапшырылды.Мондый бүләккә ия булыр өчен махсус шартларны үтәргә, ягъни сезон барышында билет сатып алып, 12 дән артык спектакльне карарга кирәк булган. Бүләкләнүчеләргә шулай ук алдагы иҗат мизгелендә беренче премьера спектакленә чакыру билеты тапшырылдыһәм алар мизгел дәвамында барлык спектакльләргә 30 процент ташлама белән йөри алачак. Шәп бит!

Ә “Иске өйдә җил йөри” әсәренә килгәндә, төп сюжет мирас булып калган йортны сату өчен туганнарның үзара тарткалашуы тирәли корылган. Һәр туганның кичерешләре аша кеше язмышлары турында уйлануга этәрүче тирән психологик әсәр. Кыскасы, әлмәт театрының спектакльләренең гаять бай һәм шактый үзенчәлекле куелышы белән тамашачының күңелен яулавына тагын бер мисал.

Әйткәндәй, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиле Илсур Фәнил улы Ихсанов тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән чыгыш ясап, театр директорына һәм бөтен коллективына татар театр мәдәниятен үстерүгә, милли традицияләрне саклауга һәм Татарстан Республикасы белән Башкортстан Республикасы арасында мәдәни элемтәләрне ныгытуга зур өлеш кертүләре өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Чыннан да Уфа һәм, гомумән, Башкортстан тамашачысына күрсәтер, ә без карар сәхнә әсәрләре күп әле Әлмәт татар дәүләт драма театрының. Быел салынган күперләр ныклы, очрашулар еш булыр дип өметләнеп калабыз.

 

 

 

Театраль сәяхәт
Театраль сәяхәт
Театраль сәяхәт
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас