Мәдәни мохит
26 Мая , 14:02

"Китап бәйрәме"нә нинди кунаклар киләчәк?

"Китап бәйрәме” IV Халыкара китап ярминкәсе 28 майдан 30 майга кадәр Уфаның Совет мәйданында, шулай ук республика муниципалитетларында узачак. Чараның мәртәбәле кунаклары исемлеге билгеле.

"Китап бәйрәме"нә нинди кунаклар киләчәк?"Китап бәйрәме"нә нинди кунаклар киләчәк?
"Китап бәйрәме"нә нинди кунаклар киләчәк?

"Китап бәйрәме” IV Халыкара китап ярминкәсе 28 майдан 30 майга кадәр Уфаның Совет мәйданында, шулай ук республика муниципалитетларында узачак. Чараның мәртәбәле кунаклары исемлеге билгеле.

Болар - Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе, Россия Язучылар берлеге рәисе, Россия хәрби-тарихи җәмгыяте рәисе Владимир Мединский, Россия китап нәшриятчылары ассоциациясе президенты һәм Россия китап берлеге вице-президенты Константин Чеченев, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, адвокат, РФ атказанган юристы Павел Астахов, театр һәм кино актеры, РФ халык артисты Сергей Безруков, Россия Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркатибе Николай Иванов, җырчы, Русиянең халык артисты Анита Цой.

Эшлекле чатырларда Гөлшат Абдиева, Алена Филиппова белән очрашулар узачак. Шулай ук Милли китапханә мәйданчыгында Олег Чегодаев, Лилия Шәфикова, Александр Шубенков белән очрашулар көтелә. Дарья Воронова «Слышу себя насквозь» китабын тәкъдим итә.

29 майда ярминкәгә килүчеләрне студентлар язының «Зур тату гаилә» гала-концерты, «Туган җир тавышы» музыкаль-әдәби программасы, мәктәп укучылары өчен «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» уены көтә. Милли китапханә мәйданчыгында Екатерина Горбунова, Алсу Идрисова, Рената Вәлиева, Рафаэль Баһаветдинов кебек авторлар чыгыш ясаячак.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас