Мәдәни мохит
26 Мая , 16:33

"Гармун уйнатыйк әле!"

28 майда 12 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданда “Гармун уйнатыйк әле!” дип аталган Гаилә бәйрәме узачак.

"Гармун уйнатыйк әле!""Гармун уйнатыйк әле!"
"Гармун уйнатыйк әле!"

Татар телен, моңын, буыннан-буынга күчеп килгән гореф-гадәтләрен яратучылар, милләтебезнең киләчәге өчен ихлас борчылучылар өчен шәп яңалык бар.
 28 майда 12 сәгатьтә Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы Тукай һәйкәле янындагы мәйданда “Гармун уйнатыйк әле!” дип аталган Гаилә бәйрәме узачак. “Нур” театрының Уфа шәһәре Октябрь районы белән берлектә, “Роксана” радиосының мәгълүмати ярдәме белән узачак әлеге чарада гармун моңнарына үрелеп шигырьләр укылачак, җырлар җырланачак, күмәк биюләр оештырылачак.
 Яшь гармунчыларны, сабый биючеләрне һәм җырлаучыларны дәртләндереп, телебезне, моңыбызны саклауга юнәлтелгән әлеге чара Россиядә Халыклар бердәмлеге елына, Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елына һәм Халыкара балаларны яклау көненә багышлана.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас