

Чын остаз булган укытучы һәм музыкант — райондашлары арасында да ихтирам казанган хөрмәтле якташыбыз.
Үзенең уңай энергетикасы, күңелнең иң нечкә кылларын да тибрәтү сәләтенә ия музыкантның һәр чыгышын көтеп алалар. Әле күптән түгел генә ул Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мәгариф буенча республика укыту-методик үзәге директоры Рәхмәт хатына лаек булган. Әлеге бүләк Зөлфия Әнвәр кызына өстәмә белем бирү өлкәсендәге намуслы һәм фидакарь хезмәте өчен бирелгән.
Без дә Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбе коллективын матур һәм күркәм юбилейлары белән тәбрик итәбез! Ә Зөлфия Әнвәр кызы уңышлары өчен бергәләп сөенәбез һәм алга таба да данлыклы пианист һәм концертмейстерга иҗат казанышлары телибез!