

16 майда Уфаның «Русия – минем тарихым» мультимедиа тарихи паркында «Музейлар төне» акциясе узачак.
Быел “Музейлар төне” «Родное» девизы астында уза һәм Русия халыклары бердәмлеге елына багышлана. Ул шәһәр халкына һәм кунакларына үз төбәгебезнең һәм илебезнең тарихына яңача карарга мөмкинлек бирәчәк. Уфа паркы тематик экскурсияләр планлаштырган. Алар арасында - С.М. Прокудин-Горский фотосурәтләрендәге башкорт төбәгенә, башкортларның Рус дәүләте составына керүенә, Уфа шәһәре тарихына багышланган күргәзмә, шулай ук «150 артист. Театр эшлеклеләре берлеге".
Кунаклар шулай ук этник сувенирлар һәм башкорт обереглары ясау, импровизация һәм театр сәнгате буенча мастер-классларда була алачак.
Барлык мәйданчыкларга да керү бушлай, әмма алдан теркәлү кирәк. Чаралар 16:00 дән 22:00 гә кадәр уза.
Фото: «Русия – минем тарихым» музее