Мәдәни мохит
15 Мая , 06:17

Илсөяр Газетдинова - Салават Юлаев ордены кавалеры!

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русиянең атказанган, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Илсөяр Ибраһим кызы Газетдинованың юбилей бенефисы үтте.

Илсөяр Газетдинова  - Салават Юлаев ордены кавалеры!Илсөяр Газетдинова  - Салават Юлаев ордены кавалеры!
Илсөяр Газетдинова - Салават Юлаев ордены кавалеры!

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Русиянең атказанган, Башкортстанның, Татарстанның халык артисты, Халыклар дуслыгы ордены кавалеры Илсөяр Ибраһим кызы Газетдинованың юбилей бенефисы үтте.

Юбилярны Башкортстан мәдәният министры вазифасын башкаручы Фәнүр Шәйхисламов котлап үтте һәм актрисаны Салават Юлаев ордены белән бүләкләде. Бу мәртәбәле награда Илсөяр Газетдинованың башкорт театры һәм гомумән театр сәнгатенә, милли мәдәниятебезгә керткән гаять зур өлешенең, күп еллык фидакарь хезмәтенең югары бәһасы. Аның һәр образы кабатланмас сәнгать байлыгы, ә иҗат юлы- үрнәк.

Традициягә туры калып, юбилярны туган коллективы исеменнән театр директоры Зиннур Сөләйманов котлады.

Күркәм юбилеен билгеләгән танылган сәхнә остасы бу кичтә тамашачылар алдына “Җизнәкәй” музыкаль комедиясендәге Сафия ролендә чыгыш ясады.

Бенефис аншлаг белән үтте. Тамаша залында озак кына алкышлар тынмады, зал елмаюлар һәм җылы сүзләр белән тулы иде.

 

 

 

Илсөяр Газетдинова  - Салават Юлаев ордены кавалеры!
Илсөяр Газетдинова  - Салават Юлаев ордены кавалеры!
Илсөяр Газетдинова - Салават Юлаев ордены кавалеры!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас