

Барабызмы? Бушлай да карап була.
16-17 май көннәрендә Уфада Татарстан киносы көннәре узачак. Чараны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасының Башкортстандагы даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге ярдәмендә "Татаркино" ТР Дәүләт бюджет учреждениесе оештырды.
Киносеанслар "Родина" кинотеатрында (Зәңгәр зал) (Уфа шәһәре, Ленин урамы, 42) узачак.
Программа: 16 май 16: 00 – кино күрсәтүләрнең тантаналы ачылышы. " Тукай Уральскида" документаль фильмын күрсәтү (6+)
17: 00 – "Әпипә" музыкаль комедиясе (12+)
16 май күрсәтүләренә керү-ирекле.
17 май
16: 30 – "Әлмәндәр"/"Әлмәндәр" анимацион фильмы (6+)
18: 00 – "Гашыйклар тавы" нәфис фильмы (16+)
19: 40 – "Гашыйклар тавы" фильмы режиссеры һәм сценарий авторы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Салават Юзеев белән иҗади очрашу.
17 майда билет бәясе – 300 сум.
Пушкин картасы гамәлдә.
Билетлар бик тиздән «Родина» кинотеатрында һәм рәсми сайтта: rodina-ufa.ru чыга.