Мәдәни мохит
6 Мая , 05:00

"Китап бәйрәме" кайчан уза?

«Китап-Байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе 28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында узачак.

"Китап бәйрәме" кайчан уза?"Китап бәйрәме" кайчан уза?
"Китап бәйрәме" кайчан уза?

«Китап-Байрам» IV Халыкара китап ярминкәсе 28 майдан 30 майга кадәр Уфа шәһәренең Совет мәйданында узачак.

Берничә ел эчендә Китап бәйрәме әһәмиятле мәдәни чара гына түгел, ә халык иң күп йөри торган төбәк китап ярминкәсенә әверелде.

Ярминкәгә ел саен Русия төбәкләреннән һәм чит илләрдән йөзләгән катнашучы җыела. Башкортстан ярминкәне уздыру йомгаклары буенча «Русиянең әдәби флагманы» статусына ия булды, бу проектның федераль күләмдә югары дәрәҗәдә оештырылуын һәм әһәмиятен ассызыклый.

Былтыр Башкортстан белән Русия китап берлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегәннәр иде. Быел бәйрәм әлеге Берлекнең партнерлык ярдәме белән узачак, бу һөнәри программаны киңәйтү, әйдәп баручы нәшриятлар белән элемтәләрне ныгыту өчен яңа мөмкинлекләр ача.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас