Мәдәни мохит
4 Май , 10:57

"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!

Уфа «Нур» театрының Мәскәүдәге триумфаль чыгышы: Вахтангов театры сәхнәсендә «Тау» спектакле күрсәтелде

"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!
"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!

2026 елның 2 маенда Евгений Вахтангов исемендәге легендар театрның төп сәхнәсендә «Алтын битлек» XXXII Россия милли театр премиясе номинанты булган «Тау» спектакле зур уңыш белән узды. Уфа «Нур» татар дәүләт театры башкала тамашачысына мәхәббәт, тугрылык һәм хәтер турында үткен драма тәкъдим итте.

Зал тулы иде: Мәскәү тамашачылары билетларны вакыйгага кадәр үк сатып алып бетергәннәр. Кичәнең үзенчәлекле рухын күпсанлы Мәскәү татар җәмәгатьчелеге тудырды. Күбесе якташларын хупларга дип килгән тамашачылар спектакльне чын кызыксыну һәм җылылык белән каршы алдылар. Куелышның финалы хисләр давылын уятты — зал берничә минут тын да алмыйча басып кул чапты. Артистлар сәхнәгә рәхмәтле тамашачылар чыгарган чәчәкләр һәм бүләкләр диңгезенә чумды.

Рәсми вәкилләрнең - Башкортстан Республикасының РФ Президенты каршындагы Даими вәкиллеге һәм Татарстан Республикасының РФдәге Даими вәкиллеге катнашуы кичәнең әһәмиятен бермә-бер арттырды һәм вакыйганың югары статусын, ике төбәк мәдәниятенең бердәмлеген ассызыклады, чөнки спектакль Башкортстанда туган Илдар Юзеев әсәре мотивлары буенча Казаннан яшь һәм талантлы режиссер Айдар Җәббаров һәм Уфа театры труппасы көче белән иҗат ителгән.

«Тау» инде тамашачыга үзенең йогынты көчен исбатлады. Хәзер «Нур» театры һәм бөтен иҗат командасы дулкынлану һәм өмет белән «Алтын битлек» премиясенең жюри карарын көтә. Исегезгә төшерәбез, XXXII премия лауреатларын бүләкләү тантанасы 2026 елның июнендә Омскида узачак. Без җиңүгә өметләнәбез һәм спектакльнең югары профессиональлеге һәм рухи кызулыгы экспертлар тарафыннан лаеклы бәяләнер, дип ышанабыз.

Алина Сабитова.

Автор фотолары.

"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!
"Тау" - Мәскәү сәхнәсендә!
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас