

Шаран районы Ярәмкә авылының социаль-мәдәни үзәгендә бик үзенчәлекле бәйрәм үткән.«Палас бәйрәме» фольклор чарасы бер сәхнәгә бу авылның иҗат коллективларын гына түгел, күрше район кунакларын да җыйган. Туймазы районының Төмәнәк авылыннан "Төмәнәк" (җитәкчесе Раушания Зарипова), Дүртөйле мәдәният йортыннан "Шевле" хатын-кызлар вокаль ансамбле ( җитәкчесе Валентина Жукова), Бурсык авыл мәдәният йортыннан "Дуслык" хатын-кызлар вокаль ансамбле ( җитәкчесе Гүзәл Мөхәммәдиева) кунакка килгән. Халык җырлары яңгыраган, дәртле биюләр башкарылган бәйрәм тамашачылар күңеленә бик хуш килгән. Алар һәр чыгышны алкышларга күмеп каршы алган.Бәйрәмнең төп атрибуты- тукылган палас. Шуңа күрә чарада уникаль келәмнәр һәм паласлар тарихы турында да сөйләгәннәр. Кайбер паласларның 60 еллык тарихы бар икән! Һәм аларның барлыкка килү тарихларын тамашачылар бик теләп һәм рәхәтләнеп тыңлаган.Шаран районы Дүртөйле авыл биләмәсе башлыгы Ләйсән Гибатова бәйрәмдә катнашучыларны сәламләп,әлеге чараның халыкара дуслыкны ныгытуга, халкыбызның тарихын, йолаларын, гореф-гадәтләрен саклауга зур өлеш кертүен билгеләп үткән һәм фольклор чарада катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшырган.
Ә сезнең авылда “Палас бәйрәме” үтәме?