Мәдәни мохит
4 Мая , 06:05

Агыйдел кызы

 Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, бар гомерен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсенә багышлаган Илсөяр Газетдинова “Өмет” гәзитенә кунакка килде. Хис-тойгыларга бай тормыш юлы, иҗатка бәйле ихлас аралашу булды ул. 

Агыйдел кызыАгыйдел кызы
Агыйдел кызы

Русиянең атказанган, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, бар гомерен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсенә багышлаган Илсөяр Газетдинова “Өмет” гәзитенә кунакка килде. Хис-тойгыларга бай тормыш юлы, иҗатка бәйле ихлас аралашу булды ул. 

-Илсөяр апа, юбилеегызны билгеләү буенча Хөкүмәт дәрәҗесендә указ чыгуны ничек кабул иттегез?

Мин аны белмәдем башта. Карасам – берәм-берәм ватсапка хәбәрләр килә башлады. Ни икәнен аңламыйм. Киттем театрга, шунда аңлатып бирделәр.

Өзекләрдән торган юбилей кичәсе юк бит ул хәзер. “Кыз урлау” спектакле белән билгеләп китәбез. Бу спектакль белән 28 майда Дүртөйлегә барачакбыз.

–Сезнең туган ягыгыз бит инде... Тәфсилләбрәк сөйләгез әле кайсы авылда туып-үстегез, нинди чишмә суларын эчтегез?

–Беләләрдер инде аны... Минем туган авылым Башкортстанның горурлыгы булган Дүртөйле районында урнашкан. Исмаил дигән искиткеч матур авылда 1951 елның 3 маенда дөньяга килгәнмен. Битлек белән туган бала мин. Әнием күргәч, әллә җен баласы инде дип, елап җибәргән... Әнием Мәдинә Нургали кызы немец теле укытучысы иде. Чит телләр дәресләре кыскартылу сәбәпле, соңрак квалификациясен үзгәртеп, башлангыч сыйныфлар укытучысы булды. Әтием Ибраһим Газетдин улы, нибары дүрт сыйныф кына белеме булуына карамастан, сугыштан соң бик җаваплы эшләрдә эшләде. Үзе бик шук, җор телле булды.

Безнең әти бик матур җырлый иде, әмма сәхнәгә чыкмады. Кунаклар килгәндә, я булмаса күңеле тулганда гына җырлады. Ә әнием чын мәгънәсендә сәхнә кешесе булды. Ул рабфакта Мостай Кәрим, Кәтибә Кинҗәбулатова белән бер чорда укыган. Драма түгәрәгенә йөргән. Биш бала анасы буларак, 50 яшьтән пенсиягә чыкты. Шуңа кадәр сәхнәдән төшмәде.

–Ниндирәк бала булдыгыз сез? Шук булдыгыз микән?

–Булган инде бераз. Апам белән фотога да төшкәнбез без. Авылга читтән фотограф килү сирәк була торган хәл иде. “Фотограф килгән!” дигән хәбәр таралды. Төшәсе килә, тик нинди акчага? Озак кына баш ваттык. Шулай да уйлап таптык. Мал өе янында тавык ояда утыра иде. Оясыннан чыкмый саклавы да ярдәм итмәде, апам тавыкны куып торды, мин йомыркаларны итәккә тутырдым. Ә өстә сәхнәдә биер өчен төрле тасмалар белән тегелгән украин костюмы. Йөгердек! Моңарчы урлашкан булмаганга микән, йөгерә торгач мәтәлеп барып төштем. Күлмәк, кул, бит йомыркага батты. Фотога төштек төшүен, тик йомыркаларның кайберләрендә чебеш башлары күреп, шуларны жәлләп, юл буе елап кайттык. Шуннан соң үзебезгә җәза бирдек: кычыткан арасына кереп, үзебезне әрли-әрли каты итеп чагылдык.

–Ә беренче тапкыр сәхнәгә чыккан көнегезне хәтерлисезме?

–Мәктәпкә төшмәгән идем әле. Гөлшат апам 1 класста укый иде шикелле, аңа ияреп мин дә сәхнәгә чыгарга булдым. Әнием икебезгә пардан украин костюмы текте, үзенә күрә бию дә куйды. Ул гына аз тоелды микән, шигырь сөйләргә булдым. Баш ияргә кирәк, дигәннәрдер инде, шундый итеп иелдем! Тигезлегемне югалтып, алга тәкмәч атып киттем. Сикереп тордым да тагын бер баш идем. Чын тамаша килеп чыкты. Шул вакытта югалып калмаганыма әле дә шаккатам. Шуннан алып сәхнәдән төшмәдем.

– Сезнең иҗатны сайлавыгыз гаҗәп түгел. Туры сәнгать училищесына китттегезме?

–1968 елны мәктәпне тәмамладым да, Уфа сәнгать училищесына документларымны илтергә киттем. Әмма әнием артистлыкка бармыйсың дигәч, рәссам булырга җыендым. Дөресен әйткәндә, өйдәгеләрне генә шулай дип алдадым инде. Рәсем төшерергә ярата идем яратуын. Табигатьне сурәтләгәндә төсләрне сайлый беләм, ә менә хайваннарны, кешеләрне төшерә белми идем.

Аттестат биргәннәрен дә көтеп тормыйча, документларымны илтеп тапшырырга булдым. Һәм кабул итүчеләргә ачыктан-ачык барсын да сөйләп бирдем: артистлыкка барасым килүне дә, әнинең каршы булуын да... Минем эчемдәге тышымда бит. Көлә-көлә документларны алып калдылар. Аттестат бирелгәч, апамның Уфага барасы булды да юл уңаеннан кертеп чыгарга уйлаган. Башта институтка кергән, авыл кешесе бит инде, аннан училищега барган. Документларны тапмыйлар икән. Шуннан : “Бүтән һөнәр турында уйламый идеме соң?” дип сораганнар Артистлыкка да бармакчы иде ул дип әйткән апам. Карасалар, минем документларым шунда ята ди!

–Сәнгать училищесыннан соң иҗат юлыгыз М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында башланган?

–Беренче курстан соң Ә. Еникиның “Кем җырлады?” дигән әсәре буенча беренче телевизион фильм төшерделәр. Шунда 3 курсны тәмамлаган Әхтәм Абушахманов белән төп рольләрне башкардык. Икенче курстан соң исә С. Поварисовның “Кәрлә йолдыз”ы белән гастрольләргә чыгардылар. 1971-72 елларда Мәскәүдән Рифкать Исрафилов диплом алды эшен башкарырга кайтты. Театр бүлегенә килеп, Галиябану роленә кызлар сайладылар. “Шобага” миңа эләкте. Галиябану минем диплом эшем булып барды ул. Шулай эшкә килү белән репертуарга кереп киттем һәм тамашачыга танылдым. Нәкъ шул ролем белән дип аерып кына әйтә алмыйм. Галиябану (“Галиябану” М. Фәйзи), Сандугач (“Тиле яшьлек” И.Абдуллин), Дәрига (“Кәрлә йолдыз”С.Поварисов), Галимә (“Кара йөзләр” Г. Әмири),  Рәхимә (“Җырланмаган җыр” М. Кәрим), Зөбәрҗәт (“Ай тотылган төндә” М. Кәрим) һәм башкалар бер-бер артлы уйналды. Мин театрга килгәндә яшьләр аз иде, өстәвенә берничә актриса киткән чак. Аларның рольләрен миңа бирделәр. Бер ел эчендэ 4-5 роль белән репертуарга кереп киттем. Иҗат тормышым шулай башланды.

–Башкортча сөйләшергә өйрәнеп китүе авыр булдымы?

–Башкортча “һыерсык” дидем дә егылып көләләр. Аннан “һамавыр” дидем...Тагын көлделәр! Әгәр 2 атнада башкортча өйрәнмәсәм, Илсөяр Илсөяр булмас дидем! Һәм ике атнадан шактый иркен сөйләшерлек өйрәндем. Аннан университеттан килеп, без – татар артистларын башкортча укыта башладылар. Соңрак университетка кереп тә белем алдым. Миңа диплом эше итеп “Кара йөзләр”не бирделәр. Шул вакытта сәхнәгә дә “Кара йөзләр” чыкты. Минем иҗат тормышымдагы иң бәхетле чаклар.

–Һәр артистның уйнарга хыялланган роле була. Сезнең андый ролегез бармы?

– Бервакыт театрда Азат Нәдергулов М.Кәримнең “Айгөл иле”н куя икән дигән сүз чыкты. Минем әнисен уйныйсым килә иде. “Әлеге рольне миңа бирмәсәгез, бу театр өчен зур югалту булачак” дип язган идем. Башта бик җитди генә укып утырды да тотынды көләргә! Шуннан Таңчулпан бер составта, мин икенче составта шул рольне уйнадым. Яратып, рәхәтләнеп, тетрәнерлек итеп уйнадым. Шулай ук иң кадерле ролем – “Балакайларым”дагы ана образы. Илнур Муллабаевның эше иде ул.

 Артист тормышында бер буыннан икенче буынга (яшь кызлардан әниләргә, аннан әбиләргә) күчү чорын бөтен кеше дә матур үтә алмый. Мин шуны сиздерми үтә алдым. Моның өчен Азат Нәдерголывка рәхмәтлемен. Ул режиссер булган чагында миңа әниләр роле бирелә башлады. “Көнләш, Америка, көнләш”тә ..., “Айгөл иле”ндә Зөлхәбирә, “Аты барның – дәрте бар”да Октябрина... Күчүнең иң югары ноктасы әнә шул “Балакайларым” спектаклендә 5 бала анасы Хазина булды.

–Ә тискәре роль башкарасыгыз килү теләге булдымы?

– “Аты барның, дәрте бар”да усал хатынны уйнарга бирделәр. Үземне озак җиңдем. Р.Сафинның “Кыр казлары”ндагы ролемә озаграк килдем. Һәр артист үзенә туры килгән характерный роль өчен туадыр. Усал рольләр миңа авыррак бирелә. Мин елый һәм елата торган роль өчен туганмын.

–Матур икәнегезне белдегезме? Матурлык Сезгә ярдәм иттеме, әллә комачауладымы?

–Матурлык турында уйларым булмады. Табигатьтән бирелгән төс-буй ярдәм иттеме, ярдан эттеме... Моңа бер җавап та әйтә алмыйм.

–Төп рольне уйнау җиңелрәкме, әллә икенчел пландагы рольнеме?

Минем беркайчан да икенчел пландагы рольдән баш тартканым булмады. Һәм миңа андыйларны күп уйнарга туры килде. Җиренә җиткереп эшләсәң, ачып бетерә алсаң, икенчел образлар кайчак төп рольдән дә чагурак килеп чыга. Хәтта шундый рольләр була ки, сәхнәгә бер генә чыгып әйтеп кереп китү баштан азакка кадәр уйнап йөрүгә караганда тамашачы хәтерендә ныграк уелып кала. Аллага шөкер, тамашачы минем зур рольләремне дә, кечкенәләрен дә яратып кабул итте.

–Һөнәрегез гаилә тормышына комачауламадымы?

–Мактанып әйтмим, күз дә тимәсен, әмма мин тормышка бик уңышлы чыктым. Аллага шөкер, Рәис профессиямне аңлады.

–Ул Сезне сәхнәдә күреп гашыйк булдымы?

– Без бөтенләй башка шартларда таныштык. 1 майда сыйныфташым янына кунакка бардым. Тулай торакка килеп керсәм, искитмәле чибәр, бөдрә чәчле егет утыра. Килеп кергәч, үзем белән таныштырып: “Без Үзбәкстан якларыннан әнием белән чәчкә сатарга килдек”,– дидем. Артист икәнлегемне белдерәсем килмәгәндер инде. Аннары ул вакытта яңа модага кереп килгән кызыл төстәге чалбарлы костюм кигән идем. Чәчем озын, кап-кара... Чәчәк сатучыга охшаган идем. Чәй эчеп алгач, “пяточок”ка чыгып киттек, туйганчы биедек. Шунда ныклап танышып киттек без аның белән. Дүрт ел очрашып йөрдек. Ул мине һәрвакыт спектакль бетүгә тукталышта көтеп тора иде. Мин гримны алып, киемне алыштырып аның янына чыгып басканда театрдан тамашачылар да чыгып җитмәгән була иде әле.

–Кайсы ягы белән үзенә каратты ул?

–Чибәрлеге өстенә ул бик ипле иде. Тыйнак, тәртипле, һәрчак пөхтә киенә. Ул үзен водитель дип таныштырды. Водитель кеше һәрвакыт классик костюм, үтүкләнгән чалбардан йөрсен әле! Өйләнешеп берничә ел яшәгәч кенә аның кайда эшләгәнен белдем. Анысы да очраклы рәвештә генә... Тәртип сагындагы кеше иде бит ул. Аның турында бик сөйләргә ярамды. Шуңа күрә кайберәүләр “И, артист башы белән Илсөяр шоферга чыккан икән” дип сөйләп йөрде. Хәзер генә иремнең отставкадагы полковник икәнен әйтә алам.

Һөнәребез буенча төрле булсак та, тормышка караш, юморны аңлавыбыз белән бер төрле кешеләр без. Аллаһы боерса, сентябрьдә бергә тормыш көтүебезгә 50 ел була.

– Тукай гаилә тормышының формуласын биргән. Җәнҗалсыз гаилә булсын дисәң, хатын – телсез, ир саңгырау булсын дигән. Сезнең гаиләдә нинди формула?

–Әллә инде... Без алай катлаулы формулалар белән яшәгән кешеләр түгел ул. Бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлап яшибез. Әнкәйдән үрнәк алды микән инде, кухняда искитмәле пешеренә Рәис. Гөбәдияләрне, бәлешләрне генә мин пешерәм. Калганнарын ул пешерә.

–Ул Сез уйнаган спектакльләрне калдырмый карыйдыр инде?

–Юууук. Егылып китеп театрга йөри торган кеше түгел. Юбилейларга килә инде. Бер юбилейда миңа пакет тоттырды. “Юбилей үткәрәм дип атна буе өйгә кайтмадың, менә ашарга алып килдем”,– диде сәхнәгә чыгып. Халык көлде рәхәтләнеп. Тик бер ханым ( дини кеше) моны шултиклем ошатмаган, соңыннан килеп олы бер вәгазь укыды.

–Ә кайната-кайнанагыз спектакльгә килә идеме? Интервьюларыгызда Сез аларны гел мактап сөйлисез.

–Бервакыт әткәй (кайнатам була инде) белән әти “Живой труп”ны карадылар. Анда минем Йомагуловның кочагында торган мизосценалар бар. Әткәй улын жәлләгәндер инде. “Уф, Алла Рәисем күрсә нәрсә дип әйтер икән?” дип кыбырсып, тирә-яктагы кешеләргә комачаулый башлаган. Әтием: “Яра, кода, анысын кайткач сөйләшербез. Халык ишетә бит. Ул уйный гына бит”, –дип тегене юата икән. Соңыннан килеп әллә ничә кеше сөйләде моны миңа.

Беләсезме, андый кайната-кайнананы тагын табып була микән, юк микән...

Без әткәй-әнкәй белән ике елга якын бергә тордык, әмма гомер буе бик тату аралашып яшәдек. Рәис эштә булганда, әткәй театрдан каршы ала иде. Әнкәй миңа дип ит белән бәрәңгене пешереп, өстенә тоз сибеп, суынмасын өчен мендәр астына тыгып куя...

Әткәй дә бик ярата иде үземне. Алар шәхси секторда яшәделәр. Авыл кебек җир бит инде. Бервакыт телевизордан ачыграк күлмәк белән чыгыш ясаганмын. Моны күрше-тирә игътибарсыз калдырмаган, әлбәттә. “Нәрсә, Суфиян дәдәй, киленеңә ярты метр тукыма тапмадыңмыни?”–дигәннәр. “Минем алтын киленемә сүз әйтмәгез”, – дип бер генә әйткән әткәй. Шуннан соң урамнан узганда: “Әнә Суфиянның алтын килене кайта”,– дип кала торганнар иде.

– Үзегез киленегездән уңдыгызмы соң?

–Уңдым. Миннән дә әйбәтрәк түгел микән дип уйлаштырып куям кайчак. Илгиз улыбыз Лилия киленебез белән ике бала тәрбияли. Зурысы Илнарга –20 яшь, кызыбыз Лианочкага 9 яше тулды. Җырларга да йөри, гимнастикага да йөри. Азрак миңа ошаган яклары бар.

Улыгыз сәнгатьтән ерак.

–Әйе, ул әтисе юлын сайлады.

–Җәен сезне бакчада гына үткәрә диләр. Җирдә казынырга  яратасызмы?

–Кар эреп бетеп, җир ачылганын көтеп яшим мин! Үземне оста бакчачы димим. Әмма бакчам булмаса нишләр идем икән!? Зур түгел ул– өч кенә сутый. Иртән чыгып китәм дә шунда, кич керәм. Җир мине сәламәтләндерә. Тезләнеп, кулларымны җиргә тыксам, мин тереләм. Бил белән көчкә торып китәргә мөмкинмен, әлбәттә. Әмма җанга рәхәт.

Сөйләшүне Эльмира Ибраһимова язып алды.

Агыйдел кызы
Агыйдел кызы
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас