

Әлмәт татар дәүләт театры Уфада үзенең гастрольләрен дәвам итә. Кичә кунаклар башкала тамашачысына татар драматургиясенең йөзек кашы Туфан Миңнуллинның пьесасы буенча танылган режиссер Айдар Җаббаров тарафыннан куелган “Ат карагы” спектаклен күрсәтте. Әлеге әсәрдә һәр чор өчен актуаль булган шәхес иреге һәм намус мәсьәләләрен күтәрә.
Вакыйгалар 1917-1923 елларда, зур үзгәрешләргә этәргән, хис-кичерешләр кискенләшкән, кешеләрнең чын йөзләре ачылган түнтәрелеш һәм гражданнар сугышы вакытында ерактагы татар авылларының берсендә бара.
Казан губерниясында ат караклары өере эш итә. Вазыйфалары төгәл бүленгән: берсе разведкага бара, икенчесе каравылда тора, өченчесе урлый, дүртенчесе исә «товарны» урманга яшерә, кемдер ат сәүдәгәре белән сөйләшә, килешә, ә кемдер кирәкле кешеләрне сатып ала. Бары тик яшь Совет хакимияте генә караклар оясын тузгыта.
Төп геройның прототибы тарихи шәхес. Туфан Миңнуллин әлеге пьесаны 40 томнан торган җинаять эше белән танышканнан соң иҗат иткән.
Һәм менә бер гасыр элек булган вакыйгалар сәхнәдә җанлана. Әлеге спектакльнең үзенчәлеге – анда бары тик ир-егетләр генә уйный.
Бүген Әлмәт театры “Җил артыннан” спектакле белән Башкортстандагы гастрольләрен төгәлли. Авторы– Халед Хоссейни (Мэттью Спенглер адаптациясе)
Режиссёры– Камил Тукаев.