Мәдәни мохит
24 апрель , 07:56

Башкалада тагын да ямьлерәк булыр

Уфада фонтаннар уяна!  

Башкалада тагын да ямьлерәк булырБашкалада тагын да ямьлерәк булыр
Башкалада тагын да ямьлерәк булыр

Уфада фонтаннар уяна!

 

Иртәгәдән көмеш су тамчылары кояш нурлары белән уйный, җырлый башлый.

Фонтаннар сезоны ачыла! Чынлап та яз сулышы, җылы мизгелләр якынаюдыр бу! Иртәгә төп мәйданчыкларда "Яз моңнары" шәһәр фестивале кысаларында бәйрәм программалары узачак.

Шәһәр мэриясе мәгълүматлары буенча, чарада җырчылар һәм мәдәният учреждениеләре коллективлары катнашачак.

Шулай ук мастер-класслар, күргәзмәләр һәм фотозоналар планлаштырылган:

- Совет мәйданы, “Бердәмлек бөеклеге” программасы 11:00 дән 12:15 кә кадәр, фонтанны кабызу-12:00 дә;

- Театр скверы, “Җиде кыз" фонтаны, "Яз турында риваять" программасы 12:00 дән 18:00 гә кадәр, 13:00 сәгатьтә тоташтыру;

- Мостай Кәрим исемендәге сквер, “Шатлык чыганагы" программасы 12:00 дән 13:00 гә кадәр, кертү — 13:30 да;

- “Курайлы малай” скверы, фонтан каршындагы мәйдан, “Нурлыгак " программасы 12:00 дән 18:00 гә кадәр, 14:00 сәгатьтә тоташтыру;

- Ленин мәйданы, “Сәгатьләр" фонтаны, "Время, вперед!" 12:00 дән 22:00 гә кадәр, кертү — 15:00 дә;

- Ильич скверы, "Мозаика фонтаны”, "Ретромозаика" программасы 12:00 дән 18:00 гә кадәр, тоташтыру — 16:00 дә;

— “Кашкадан” паркы, “Балачакның тылсымлы кыллары” программасы 12:00 дән 22:00 гә кадәр, тоташтыру-21:00 дә.

Моннан тыш, Ленин мәйданында, "Кашкадан" паркында һәм Ильич скверында "Уфа изге эшләр марафоны" хәйрия ярминкәләре узачак.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас