Мәдәни мохит
23 Апреля , 09:50

Әлмәт театры Уфаны гөрләтә!

Театр сөючеләрнең быелгы язын Әлмәт татар дәүләт драма театры бизи. Унике еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр гастрольләргә килгән әлмәтлеләр иң яхшы тугыз спектаклен тәкъдим итә. Әлеге гастрольләрнең үзенчәлеге шунда – кунаклар башкалабызның ике театр сәхнәсендә берьюлы түгел, ә берничә көнлек тәнәфес аша чыгыш ясый. 

Әлмәт театры Уфаны гөрләтә!Әлмәт театры Уфаны гөрләтә!
Әлмәт театры Уфаны гөрләтә!

Театр сөючеләрнең быелгы язын Әлмәт татар дәүләт драма театры бизи. Унике еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр гастрольләргә килгән әлмәтлеләр иң яхшы тугыз спектаклен тәкъдим итә. Әлеге гастрольләрнең үзенчәлеге шунда – кунаклар башкалабызның ике театр сәхнәсендә берьюлы түгел, ә берничә көнлек тәнәфес аша чыгыш ясый. 

Уфа тамашачысын алар 14 апрельдә “Нур” татар дәүләт театрында сәламләде. Анда кунаклар Г. Исхакый повесте буенча куелган «Ул әле өйләнмәгән иде» драмасын, Г. Фәхретдиновның "Кайда минем илем?" документаль спектаклен, И. Зәйниевның "Җиләкле җәй" һәм М. Гыйләҗевның "Нечкә бил" комедияләрен, С. Тагировски һәм Л. Фәизованың "Өзелгән көй" драмасын һәм З. Хәкимнең “Курку"спектаклен күрсәтте.

Классикларга һәм иң яхшы заманча авторларга мөрәҗәгать итү – Әлмәт драма театрының иҗади кредосы дип әйтергә була. 2014 елда Уфага килгән булган бу театр. Аннан соң гастрольгә килмәсәләр дә, башкалада узган фестивальләрдә әлмәтлеләр, ике тапкыр катнашып, дәрәҗәле урыннар алган.

Гастроль афишасының ике спектакле – Әлмәт театрының баш режиссеры Сәрдар Таһировски эше. Тумышы белән Казаннан булган режиссер балачагында әти-әнисе белән Венгриягә күченеп, шунда үскән. Актер һәм режиссер буларак та анда танылган ул. 2023 елда Әлмәт театрында эшләү тәкъдимен кабул иткән. Аның куелышында «Йорт» спектакле бай һәм кызыклы тарихы булган театр бинасы турында. Әлеге спектакльне мотлак Әлмәт театрының үзенә барып карарга кирәк. Бу иммерсив ягъни сәхнәдә барган вакыйгаларның эчендә “кайнап” карый торган спектакль, ул 20 локацияне колачлый һәм өч линия буенча үсә. Спектакльне тулысынча карар өчен, аңа өч тапкыр килергә кирәк булып чыга.

Ә уфалылар “Нур” театрында Сәрдәр Тагировскиның беренче милли «Шүрәле» балетына музыка язган композитор Фәрит Яруллинга багышланган «Өзелгән көй» драмасын карады. Аның куелышы шулай ук бик үзенчәлекле – ул сәхнәдә утыручы аз санлы тамашачыларга исәпләнгән. Вакыйгалар исә тамаша залында һәм балконда бара.Мәшһүр татар композиторы Фәрит Яруллин 1943 елда сугышта һәлак булган. Аның кайда җирләнүе турында 1985 елга кадәр бер мәгълүмат та булмый. “Өзелгән көй” – ул тамашачы күңеленең нечкә кылларын тибрәтүче әсәр. Башкала тамашачысын да битараф калдырмады.Сүз уңаеннан, 9 Майда «Өзелгән көй» спектакле белән Әлмәт театры Будапештның милли театры (MITEM) сәхнәсендә чыгыш ясаячак.

Фашист әсирлеген үтеп, партиот-шагыйрь Муса Җәлилнең тоткынлыкта язылган шигырьләрен алып кайткан, аларны һәр өтеренә кадәр яттан белгән милләттәшебез Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча куелган "Кайда минем илем?" документаль спектакле дә уфалыларда зур кызыксыну уятты.

Чакырылган режиссерлар белән хезмәттәшлек тә шактый җайга салынган бу театрда. Әйтик, 9 гастроль спектакленең өчесен К. Тинчурин исемендәге театрның баш режиссеры Айдар Җаббаров сәхнәләштергән. Спектакль куярга илебезнең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән чакыралар режиссерларны. Театр директоры сүзләренә караганда, мондый мөмкинлекне төрле конкурсларда һәм проектларда откан грантлар, барыннан да элек “Бердәм Русия” партиясенең “Кече Ватан мәдәнияте” проекты бирә.

Ә театр белән 21 ел Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәридә Баһим кызы Исмәгыйлева җитәкчелек итә. Шул вакыт эчендә 50 режиссер белән эшләгән ул. 2024 елда театрның юбилее вакытында чыгыш ясап, Башкорт драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов Фәридә Баһим кызын “режиссерлар коллекционеры” дип атаган.

–Артистлар өчен төрле режиссерлар белән эшләү– бәяләп бетергесез тәҗрибә. Труппада бүгенге көндә  43 кеше. Ел саен аны бер, ә яхшырагы икешәр, яшь артист тулыландырып торырга тиеш. Монсыз булмый, яшь кеше кушылмаган коллективта тотрыклык башлана, хәрәкәт энергиясе булмый, – ди җитәкче.

Даими хәрәкәт, бетмәс-төкәнмәс иҗади эзләнү һәм яңалыкка тартылу үз нәтиҗәсен бирә. Әлмәт драма театры даны ил күләмендә киң таралган. Ул биш тапкыр Русиянең кече шәһәрләре театрлары фестиваленең лауреаты булган. Фестивальнең финалына 250 театрның 16 сы гына эләгүен исәпкә алсаң, мондый бүләкнең ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңларга мөмкин. 80 нче иҗат мизгелендә Әлмәт драма театры «Мәдәният һәм сәнгатьтәге казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән.

Менә шундый күркәм театр ун көнлек тәнәфестән соң гастрольләренең икенче өлешен М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә дәвам итәчәк.

Анда кунаклар К. Гольдониның “Кьоджинские перепалки” комедиясе буенча куелган  “И Тальян” (реж. С. Тагаровски) шаулы тамашасын, милли драматургия мэтры Туфан Миңнуллин пьесасы буенча куелган «Ат карагы» драмасын (реж. Айдар Жаббаров)  күрсәтәчәк. Гастрольләр Х. Хоссейниның театрда роман жанрындагы «Җил артыннан» спектакле белән тәмамланачак. Әлеге әсәрне башка бер театр репертуарында да күреп булмый, ул бары тик Әлмәт театрында уйнала.

Менә шундый гаять бай һәм шактый үзенчәлекле куелышлы спектакльләр белән Уфа тамашачысының күңелен яулады әлмәтлеләр.Кем күрмәгән, барып карарга өлгерәсез әле.

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас