

Уфа “Нур” татар дәүләт театры гастрольләр белән Казаннан йөреп кайтты. Иң яхшы 8 спектакльләрен күрсәтеп, алкышларга күмелеп, бүләкләр белән кайттылар.
Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә театрның баш режиссеры Азат Җиһаншинга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде. Башкортстанның атказанган артисты Айнур Баянов “Татарстан Республикасының атказанган артисты” исеменә лаек булды. Эльвира Бигалиева, Илгизә Муллабаева, Лилия Таҗетдинова, Илшат Салаватов һәм Айдар Хөснетдиновка ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Башкортстанның атказанган артистлары Чулпан Раянова, Айрат Фатыйхов, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлнур Заһидуллина, театрның администраторы Гөлнара Габбасова ведомствоның Мактау грамоталары белән бүләкләнде.