

Бүген Башкортстанда Милли кием көне уза.
Яз – кешеләрнең күңел кичерешләрен тулысы белән ачучы мизгел. Кояш үзенең җылы, ягымлы нурларын җиргә бөркүгә, адәм балалары зәвыклырак, затлырак, чагу киенәрен кияргә ашыга. Шушы зәвыклы чагулык күпмедер дәрәҗәдә кәефне күтәрә, уйларны яктырта. Ә апрельнең өченче җомгасында һәр кешенең игътибарын җәлеп итәр бизәкләр аеруча чагу балкый: 17 апрельдә Башкортстанда республикада яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерүче Милли кием көне уза.
Башкортстанда ул 2020 елдан башлап, Республика Башлыгы Радий Хәбиров фәрманы буенча елына ике тапкыр – апрельнең өченче һәм сентябрьнең икенче җомгасында үткәрелә һәм республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләренә, тарихына һәм мәдәниятенә игътибарлы бер караш салырга форсат бирә. Бүген нәкъ шул көн. Быел бәйрәм үзенчәлеклеге белән аерылып тора, ул “Русия халыклары бердәмлеге” һәм “Зур һәм тату гаилә елы”нда уза. Күңелгә рух өстәр бу чаралардан читтә калмаска, “Ә миңа килешә!” онлайн-акциясенә һичшиксез кушылырга кирәк, дуслар!
Бүгенге төп вакыйгалар Башкортстан Мәдәният министрлыгы Халыклар дуслыгы йорты, Республика халык иҗаты үзәге, әйдәп баручы музейлар, китапханәләр һәм театрлар белән берлектә оештырыла. Төп бәйрәм чарасы Уфада «Башкортстан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда узачак. 16.00 сәгатьтән кунакларны стильләштерелгән киемнәр белән таныштыру, артистлар чыгышы, күргәзмә-ярминкә һәм милли кием бизәкләрен ясау буенча остаханәләр көтә. Милли кием көненә багышлап уздырылган күпчелек чараларга керү ирекле.
Тулы афиша, мәйданчыкларның адреслары һәм катнашу кагыйдәләре мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрендә бар. М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында – М. Кәримнең «Ай тотылган төндә» спектакле, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында «Җиде батыр турында хикәят» күрсәтеләчәк. Рус дәүләт академия драма театры «Театр киңлегендә милли киемнәр» һәм фотографияләр күргәзмәсен тәкъдим итәчәк. Тамашачыларны һәм иҗат коллективларын «Милли кием кигән театрга барабыз» флешмобы берләштерә. Әйткәндәй, бүген Әлмәт дәүләт татар театры Уфа «Нур» татар дәүләт театрында З.Хәким әсәре буенча Айдар Җәббаров сәхнәләштергән бик тә үзенчәлекле эчтәлекле «Кайту» спектакле белән гастрольләрен тәмамлый. Иҗади сәфәрнең икенче яртысын әлмәтлеләр М. Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында дәвам итеп, тагын 3 спектакль бүләк итәчәк. Ә инде нәкъ 17нче апрельдә «Нур» театрына килгән тамашачылар джинсы чалбарлардан арынып, милли киемгә өстенлек бирер дип ышанасы иттем әле нигәдер...
Милли кием–халыкның күңел көзгесе, аны милләт буларак танытучы код. Аның төрлелегенә, бизәлеш байлыгына карап, бу милләтнең сәләтен көчен, булдыклылыгын, аның никадәр кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрәсең. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын, җан кичерешләрен, белемен, рухи байлыгын, тарихын да салган. Милли киемдә кешеләрнең осталыгы, шәхси сыйфатлары, холкы, эстетик зәвыклары салынган. Ә безнең татар киемнәре матур бизәкләре, ифрат бай, гөлбакчадай бизәлешле тукымалары, югары сәнгатьле бизәнгечләре, зәркан эшләнмәләре белән күз явын алып тора. Татар халкының милли киемнәре гомер-гомергә кешенең социаль хәлен, яшен күрсәтеп, халыкның серләрен һәм гореф-гадәтләрен танытып торган. Бүген бу матур киемнәр гадәттә бәйрәмнәр, тантаналар, чыгышлар өчен кулланылса да, безнең милли киемнәребезгә хөрмәтебез, аңа сокланулы мөнәсәбәтебез борынгы әби-бабаларыбыздагыдай зур. Бәйрәмнәрдә генә кулга алсак та, без аларны сөенеп киябез һәм башыбызны югары тотып йөрибез, кадерләп саклыйбыз. Шундый кадерле мирас калдырган әби-бабаларыбызга иксез-чиксез зур рәхмәт.
Көндәлектә кию гадәтебез тамыр җәймәсә дә, концерт-театрларга, бәйрәмнәргә, кунакка киеп йөрүне беркем дә тыймый. Сабыйларда милли киемнәргә мәхәббәт тәрбияләү үрнәгендә «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Башкортстан бүлекчәсе тарафыннан уздырылучы «Дәү әни сабаклары» чарасын китерер идем. Мәктәпләрдә милли кием көннәре узуы бик фәһемле, кирәк чара һәм аның мәгънәсе яшь буын йөрәгенә үтеп керер һәм аларда соклангыч киенү зәвыгы формалашыр дип ышанасы килә. Чөнки бүген яшьләрнең дә күбесе киенә белми, зәвык юк! Карага төренгән, тузган чәчләре астыннан күзләре дә, матур йөзләре дә чалынмаган шәүләләрне күреп, бу туташларга карата кызгану хисе туа, җан өши. Бу аерым мәсьәлә: киенү зәвыгы тәрбияләү бездә юк дәрәҗәсендә әле. Ул да туган телебез белән бергә юкка чыгып бара, югыйсә. Алдан әйткәнемчә, милли кием – кешенең эчке булмышының чагылышы. Аның киеме эчке дөньясы турында бәян итә, яшәү рәвеше, көнкүреше, күңелнең тыштагы чагылышы ул. Шуңа күрә, әйдәгез, күңел байлыгыбыз, булмышыбызның балкышы булган зур хәзинәне кадерләп саклыйк, дәвамчыларыбызга аны да түкми-чәчми тапшыру бурычын истән чыгармый изге мираска тугры калыйк. Милли кием көне белән сезне, дуслар. Матур булыгыз!