Мәдәни мохит
16 Апреля , 09:37

Милләтләр бизәге - киемнәрдә

Иртәгә Башкортстанда республика халыкларының милли киеме көне билгеләнеләчәк.

Милләтләр бизәге - киемнәрдәМилләтләр бизәге - киемнәрдә
Милләтләр бизәге - киемнәрдә
17 апрельдә Башкортстанда республика халыкларының милли киеме көне билгеләнеләчәк, ул төбәк башлыгы Радий Хәбиров указы буенча елга ике мәртәбә үткәрелә.
Мәдәни кодны саклауга, традицион һөнәрләрне популярлаштыруга һәм милләтара диалогны ныгытуга юнәлдерелгән бәйрәм Уфада, муниципаль районнарда һәм республикадан читтәге башкорт тарихи-мәдәни үзәкләрендә йөзләгән мәйданчыкларны берләштерәчәк.
Уфада көннең төп вакыйгасы «Башкортостан» дәүләт концерт залы каршындагы мәйданда БР Мәдәният министрлыгы тарафыннан шәһәр һәм Киров районы хакимияте белән берлектә оештырылган бәйрәм чарасы булачак.
Башкала халкы һәм кунаклары стильләштерелгән кием-салым күрсәтүне, шул исәптән «Тамға»башкорт милли костюмы осталарының Халыкара конкурсында катнашучыларны да күрә алачак. Тамаша сәхнә осталары чыгышлары белән үрелеп барачак. Тамашачыларны күргәзмә-ярминкә, милли костюм һәм аның элементлары ясау буенча мастер-класслар көтә. 
Бу көнне республиканың театраль афишасы шулай ук этник темага багышланган: М.Гафури исемендәге башкорт акадамеия драма театрында «Ай тотылган төндә» спектаклен, М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры «Җиде батыр турында риваять»не тәкъдим итә. Тамашачыларны һәм иҗат коллективларын «Милли киемдә театрга барабыз»флешмобы берләштерәчәк.
17 апрельдә Башкортстан Республикасының Милли музеенда «ЭТНО стилендә бер көн» республика акциясе старт ала, аны төбәкнең барлык дәүләт һәм муниципаль музейлары хуплаган. «Милли матурлык чыганаклары»фотокүргәзмәсе ачылачак. Проект авторы, Күмертау фоторәссамы Ләйсән Невметулина традицион образларның байлыгын ачучы фоторәсемнәр тәкъдим итәчәк. Акция кысаларында шулай ук «Планета» сәүдә-күңел ачу комплексында милли кием көненә багышланган «Музей атналыгы» үтәчәк. Ә 18 апрельдә «Планета» мәдәният йортында кунакларны милли һәм тематик мастер-класслар көтә.
Республика халык иҗаты үзәге ел әйләнәсендә «Тамға» халыкара осталар конкурсына әзерләнүен дәвам итәчәк, ә 18-19 апрельдә «Урал» Этноүзәгендә тематик түгәрәк өстәл һәм Рус костюмының республика конкурсы узачак. 
17 апрельдә 11.00 сәгатьтә «Урал» Этноүзәгендә милли кием көненә багышланган түгәрәк өстәлдә катнашу өчен 17 оста җыелачак. Очрашу кысаларында милли кием көненә багышланган диктант узачак, ул катнашучыларга гореф-гадәтләр һәм мәдәният турындагы белемнәрен тикшерерү һәм ныгыту мөмкинлеген бирәчәк. Шуннан соң башкорт костюмын реконструкцияләү буенча халыкара конкурс әзерләү һәм оештыруга бәйле актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак. Катнашучылар мөһим темаларны күтәрәчәк, тәҗрибә уртаклашачак һәм проектны үстерү юллары турында фикер алышачак.
БР Милли китапханәсендә «Халык костюмнарында төсләр һәм бизәкләр символикасы» лекциясе, «Башкорт халык костюмының тере җепләре» туган якны өйрәнү утырмалары һәм кием әйберләрен  бизәү буенча мастер-класс узачак. Рус академия драма театры «Театр киңлегендә милли костюм»киемнәр һәм фотографияләр күргәзмәсен ачачак. М.В. Нестеров исемендәге Башкорт дәүләт сәнгать музее филиалларында(Стәрлетамак, Нефтекама) гаилә программалары, этник киемнәрдә хәрәкәтчән курчаклар ясау дәресләре узачак.
Республиканың барлык районнарындагы тарихи-мәдәни үзәкләр тематик очрашулар әзерләгән: келәм туку, «селтәр» башкорт күкрәкчә бизәге һәм аксессуарлар ясау буенча остаханәләр, фольклор кичәләре, этносәгатьләр, башкорт, татар, рус, мари, удмурт, чуваш, белорус һәм латыш костюмнарының үзенчәлекләре турында әңгәмәләр. Чаралар шулай ук Башкортстаннан читтә: Ырынбур, Чиләбе, Свердловск, Пермь өлкәләрендә үтәчәк.
Шулай ук бу көнне Уфада Серго Орджоникидзе мәйданында «Билбау» гомумшәһәр чарасы узачак. Ел саен үткәрелә торган вакыйга халык игътибарын җәлеп итә, алар өчен күргәзмәләр, тематик мастер-класслар, ярминкә, концерт оештырылачак.
Бәйрәмнең актив онлайн-программасына читтән торып кушылу мөмкинлеге бирелә. Милли китапханә «Хәтер юлы: милли кием тавышы»дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итәчәк. Ведомство карамагындагы учреждениеләрнең социаль челтәрләрендә   #Яучусьвмилли костюме һәм #Яучусьвмилли костюме хештеглары белән флешмоблар, шулай ук «национальный костюм в современной жизни»фотоконкурсы старт ала.
Күпчелек чараларга керү ирекле. Тулы афиша, мәйданчыкларның адреслары, башлану вакыты һәм катнашу кагыйдәләре мәдәният учреждениеләренең рәсми сайтларында һәм аларның социаль челтәрләрендә бастырыла.Мәкаләләр өчен тәкъдим ителә торган хештеглар: #деньнациональногокостюмарб2026 #ЭтноКодБашкортостана #ЯВНациональномКостюме.
 
"Башинформ" буенча.
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас