Мәдәни мохит
15 Апреля , 13:21

"Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”...

Уфа тамашачысы "Курку"дан куркамы әллә?

"Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”..."Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”...
"Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”...

Уфа тамашачысы "Курку"дан куркамы әллә?

 

Уфада Әлмәт татар дәүләт театры гастрольләре дәвам итә. Бүген Уфа “Нур” татар дзәүләт театрында "Кайда минем илем?", шул исемле документаль спектаклен карау бәхете тиде. Спектакль фашист тоткынлыгын үтеп кайткан, Муса Җәлилнең ­– партиот-шагыйрьнең тоткынлыкта язылган “Шүрәле” либреттосын, 40 шигырен, алып кайткан, аларны һәр өтеренә кадәр яттан белгән милләттәшебез Гарәф Фәхретдинов (Бөгелмә районы, Карабаш бистәсе) истәлекләре буенча куелган.

 “Идел-Урал” легионы вәкиле Гарәф Фәхретдинов истәлекләре буенча “Кайда минем илем?” спектакле легионерларның бер өлеше булган культвзвод һәм капелла артистлары тарихы.

Капелла артистлары хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган, алар вермахтка ант та бирмәгән. Чынлыкта, капелла һәм культвзвод легионерлар арасында яшерен эш алып бару өчен менә дигән “пәрдә” була.

Капеллада һәр артистның үз урыны.Үзбәкстаннан яшь укытучы Гарәф Фәхретдинов (Дим Алиш) әйдәп баручы солистларның берсе була. Муса һәм Гайнан иҗат иткән пьесаларда төп рольләрне ул башкара. Гаҗәп көчле тавышлы Гарәф концертларда татарның озын көйләрен суза. Капелла репертуарында шулай ук итальян, поляк, француз, гарәп җырлары да булган.

Лейпциг архивында табылган тәлинкәләр арасында капелла башкаруында “Ак каен”, “Яшь егетләр, яшь кызлар”, “Күбәләгем”, “Баламишкин” язылганнары бар. Спектакльдә әлеге язма да яңгырады. Бу мизгел бу постта сезгә тәкъдим ителә.

1944 елның 25 августында Плётцензее төрмәсендә 11 совет әсире, мәгърур татарлар – Муса Җәлил, Гайнан Кормаш һәм аларның көрәштәшләре җәзалана. Ә аның мирасын алып кайтып тапшырган тоткын мөгаллимгә акыл җитмәслек сынаулар үтеп тә исән калырга насыйп булган. Спектакль тетрәндергеч. Рольләрне башкаручы актерларның да күзләре дымланды.

Әлмәт театры спектакльләре уңышлы бара. Заллар тулы. Тик бер генә спектакльгә - 17нче апрельдә куеласына-  билетлар әле сатылып бетмәгән. Ул  З.Хәким әсәре буенча  куелган “Курку” спектакле. Режиссеры: бездә “Тау”ны куеп, театр дөньясын уяткан яшь режиссер Айдар Җаббаров!

Бу исемнәр үзләре дә тамашачыны театр кассасына йөгертеп илтергә тиеш кебек. Тик менә комедиягә билетлар бик тиз алынып беткән булса, тамашачыларның “Курку”ның исеменнән куркып уйланып калуымы бу? Бу уңайдан мин Әлмәт театры директоры Фәридә ханым Исмәгыйлевага мөрәҗәгать иттем.

“Курку”дан куркырга кирәкме, – дигән сорауга җавап видеоязмада.

 

 

 

"Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”...
"Кайда минем илем?", “Курку”, “Өзелгән җыр”...
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас