

Бүген Әлмәт татар дәүләт драма театрының Уфадагы гастрольләре башлана! Кунаклар Уфа "Нур" татар дәүләт театры сәхнәсендә "Ул әле өйләнмәгән иде" спектакле белән тамашачылаарны сәламли. 15 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Кайда минем илем?",19.00 - "Җиләкле җәй",16 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Өзелгән көй"19.00 сәгатьтә - "Нечкә бил",17 апрельдә "Курку"спектакльләре күрсәтеләчәк.
Ә 27-29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында "И, тальян", "Ат карагы", "Җил артыннан" спектакльләре куелачак.Әлмәтлеләр Уфага тамашачыларның танылуын һәм дәрәҗәле фестивальләрдә югары бәя алган иң шәп сәхнә әсәрләрен алып килә.
Бүген М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Татарстанның атказанган артистлары Илсур Хәертдинов, Рушан Мөхәммәтҗанов, яшь актриса Ләйсән Заһидуллина катнашлыгындагы матбугат конференциясендә шул хакта сүз барды.