Мәдәни мохит
14 Апреля , 03:55

Бу беренче диплом түгел!

Һәдия Дәүләтшинаның тормыш тарихын югары бәяләделәр.    

Бу беренче диплом түгел!Бу беренче диплом түгел!
Бу беренче диплом түгел!

Һәдия Дәүләтшинаның тормыш тарихын югары бәяләделәр.

 

Film Festival History Moscow 2026 Халыкара кинофестивале экспертлары «Романистка» тулы метражлы фильмын — иҗаты башкорт халкының чын күңелен чагылдырган беренче башкорт романчысы, «Ыргыз» романы авторы Һәдия Дәүләтшинаның тормыш тарихын югары бәяләделәр. «Башкортостан» киностудиясе сценаристы һәм мөхәррире Анна Мурзабулатова «Иң яхшы тарихи сценарий» номинациясендә җиңүче булды.

Бу проектның беренче дипломы түгел. Элегрәк картина «Формула пути» кино һәм сериаллар лабораториясенең финалисты булды (2023). 2024 елда фильм «Питер КИТ» Халыкара кинофестивале конкурсында катнашты, 2025 елда Җиңүнең 80- еллыгына багышланган Гомумрусия сценарийлар конкурсы лауреаты исемен алды.

 "Бу бүләкләрнең һәрберсе — республикабыз тарихы, талантлы хатын-кыз һәм язучы язмышы бөтен ил буенча профессионалларда җанлы җавап табуына дәлил", - дип билгеләп үттеләр «Яңа башкорт киносы» төркемендә.

 

 Фото: «Яңа башкорт киносы» төркеме.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас