Мәдәни мохит
6 Апреля , 06:44

Уфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале узды

Сез карадыгызмы? 

Уфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале уздыУфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале узды
Уфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале узды

Быел аңа билетларны берничә көн элек үк сатып алып бетергәннәр.

Фестиваль катнашучыларның көтелмәгән рокировкасы, яки, аны чараның арт-директоры Олег Касимов тәкъдим иткәнчә, «гармоник алмаш» белән истә калды.

Филармониягә Америка джазмены Кливленд П.Джонс виза белән проблемалар аркасында Уфа фестиваленә килә алмаган. Оештыручылар моны аның чыгышы алдыннан гына белгәннәр. Икенче көнне Франциядән җырчы Моник Томас килеп, икесе өчен дә чыгыш ясап, бу хәлне коткарып калды – ул Уфа тамашачысына ике төрле программа тәкъдим итте: беренче көнне Олег Касимов квартеты белән чыгыш ясады, ә икенче көнне-БГФ Биг-бэнды белән.

Сәхнәгә фестивальнең хедлайнеры – дөнья дәрәҗәсендәге джаз пианисты, Русиянең халык артисты Даниил Крамер чыккач, халык зур алкышларга күмде. Уфа оркестры белән мэтрны күптәнге иҗади мөнәсәбәтләр бәйли, безнең фестивальдә ул даими кунак, өстәвенә, Уфада һәм республикада «Алсу Пантера» барлыкка килгәнче үк чыгыш ясагагы булган. Башкортстандагы беренче концертын Крамер бик яхшы хәтерли: ул1984 елда Октябрьский шәһәрендә була. Ул вакытта яшь музыкант концертка китеп барганда юлда буранга эләгә - ул утырган автобус көрткә кереп бата, аны көчкә чыгаралар.

"Мин Уфаны күптән беләм, моннан күп музыкантлар чыккан. Уфа музыкантлары төрле илләрдә уңышлы эшли - бу дәрәҗә турында сөйли. Мин Башкортстанга системалы джаз белемен күбрәк теләр идем. Чын сәнгать-классика, джаз, чын фольклор – болар барысы да күңелләрне дәвалый. Яшәргә, чәчәк атарга, мәдәниятне үстерүдә ярдәм итәргә телим", - диде Даниил Борисович.

Ләйсән Миңнаханова фотолары. 

Уфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале узды
Уфада 29нчы – «Алсу пантера» Халыкара джаз фестивале узды
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас