Мәдәни мохит
5 Апреля , 02:44

XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!

Бу юлы да күренекле якташыбыз, танылган язучы, шагыйрә, күпсанлы премияләр лауреаты, Мөҗәһит Хәйретдинов исемендәге «Илһам» әдәби берләшмәсе җитәкчесе һәм музее директоры Нурия Вәлиәхмәтова шактый бихисап әдәбият сөючеләрне үз янына туплаган. 

XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!
XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!

Мин үзем дә Нурия Закир кызы Вәлиәхмәтованың дус-тату командасына кушылдым.  1-21 апрельдә үткәрелә торган XXXV Дөньякүләм «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектында бөек Тукай шигъриятие белән халыкны, язылучыларымны таныштырып барырга ниятләдем. Быел бит Габдулла Тукайга 140 ел, шуңа өстәп апрель дә — күпләр күңелендә Шигърият, Тукай ае буларак кергән.

Әйтергә кирәк, Нурия апа Вәлиәхмәтова әйдаман булган 27нче санлы командага 220ләп әдәби марафончы теркәлгән. Алар Русиянең кайсы гына төбәкләреннән, нинди генә чит илләрдән түгел! Искитмәле күренеш! Әле алай гына да түгел, алар арасында бик күп билгеле иҗат әһелләре, сәнгать эшлеклеләре, төрле тармак фидакарьләре бар. Аннары төрле яшьтәләр: балалардан алып өлкәннәргә кадәр. 

Нурия апабызның командасына бала-чага, яшь буын да бик актив кушылуына аптырыйсы да юк ул. Туймазыдагы «Илһам» әдәби берләшмәсе музеендагы аның яшьләр белән оештырылган ватанпәрвәрлек эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышының каһарман-язучысы Мөҗәһит Хәйретдиновның мирасын таныту, буыннар бәйләнеше чылбырын булдыруга өлеше әйтеп бетергесез зур. Туймазының чын патриоты да бит әле ул!

Аннан соң әдәби марафонга нәнәйләре белән бергәләп Нурия апаның оныклары: Мурат, Айлин, Рената, Искәндәр һәм Рамазан да бик теләп, проектның яңа сезоны башлануын көтеп алып кушылалар.

Нурия Вәлиәхмәтова — катлаулы икътисад фәннәре кандидаты, шушы өлкәдә бик күп уңышларга ирешкән олуг шәхес булса, бар күңеле һәм калебе белән шигърият җанлы мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе.

«Проект җитәкчесе Раил Гатауллинга, оештыручыларга һәм партнерларыбызга рәхмәтебезне белдерәбез! Китапларны бергәләп укыйк, шигырьләр язып, җырлар чыгарыйк. Без булдырабыз», — ди узган «ӘДӘБИ МАРАФОН» проектларында «Платина» статусын яулаган әйдаман, шагыйрә, язучы, берләшмә һәм музей җитәкчесе Нурия апа Вәлиәхмәтовабыз.

XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!
XXXV Дөньякүләм «Әдәби марафон» башланды: Хәерле сәгатьтә!
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас