Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
26 март , 21:42

Әлмәт театры Уфага килә!

Уфага Әлмәт татар дәүләт драма театры килә. Кунаклар 14-17 апрельдә Уфа "Нур" татар дәүләт театрында, 27-29 апрельдә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнәсендә спектакльләрен күрсәтәчәк.

Алда көтелгән гастроль репертуары белән таныштыру максаты белән Русиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин һәм актриса Ләйсән Әхмәдиева “Матбугат йорты”на, төгәлрәк әйткәндә “Кызыл таң” редакциясенә килде.

Кунаклар 14 апрельдә - "Ул әле өйләнмәгән иде",

15 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Кайда минем илем?", 19.00 - "Җиләкле җәй", 16 апрельдә 14.00 сәгатьтә - "Өзелгән көй", 19.00 - "Нечкә бил",

17 апрельдә "Курку" спектакльләрен күрсәтәчәк.

Бераз ялдан соң "И,тальян", "Ат карагы", "Җил артыннан" спектакльләрен уйнап, Уфа тамашачысын сөендерәчәкләр.

Фото: Динар Кәлимуллин.

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас