Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 март , 15:51

Күңелле эш берләштерә

Калфак чигеп киделәр.

Күңелле эш берләштерә
Күңелле эш берләштерә

Калфак чигеп киделәр.

Әлшәй районының Түбән Әверез мәдәният йортында мәдәният йорты мөдире Светлана Муллагалиева татар хатын-кызларының милли баш киеме – нәфис калфаклар ясау буенча осталык сәгате уздырды. Безгә – Иске Вәсели, Гайниямак һәм Мечниково авыл мәдәният йортларыннан кадерле коллегаларыбыз, шулай ук мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары да кушылды. Бу вакыйганың телевидение игътибарын җәлеп итүе бик күңелле хәл булды, ул безнең халкыбыз һөнәрләренең матурлыгын чагылдыра алды. Ә "Ак калфак" фольклор коллективы, матур җыр башкарып, барысына да онытылмаслык музыкаль мизгелләр бүләк итте. Очрашу өйдәгечә матур чәй табыны артында тәмамланды, анда без тагын да күбрәк аралаштык, очрашудан алган тәэссоратларыбыз белән уртаклаштык. Киләсе очрашуларга мөмкин кадәр яшьләрне дә җәлеп итәргә дигән фикердә килештек.

Күңелле эш берләштерә
Күңелле эш берләштерә
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас