Нурия Насыйбулла кызы 25 елдан артык «Юлдаш " радиосында эшләгән, бик күп кызыклы проектлар алып барган. Тыңлаучылар аның "Ҡунағөй", "Ҡайтауаз", "Һөйөнсө, бәпес тыуған" тапшыруларын аеруча истә калдырдылар. Ә ул иҗат иткән йөзләгән җырлар арасында Ф.Урманшин һәм Р. Әминева башкаруындагы "Яңғыҙҙарҙы кемдәр яратыр" җыры күп елларга юл алган чын хит була.
Бу һәм башка бик күп моңлы, тирән мәгънәле җырлар бу кичтә республиканың танылган җырчылары башкаруында яңгырады. Башкортстанның халык артистлары Газыйм Ильясов, Айгөл Сагынбаева, Ришат Хәмитов, Әлфия Юлчурина, Заһир Исәнчурин, шулай ук республиканың атказанган артисткасы Гөлсем Бикбулатова Илнур Рамазанов белән дуэтта махсус шушы кичә өчен Н. Абдуллинаның җырларын җырлап, аларга яңа тормыш өрделәр. Җырчыларга Башкортстанның халык артисты, С. Юлаев ордены кавалеры Халит Фатыйхов баянда уйнады.
Композиторның Әлшәй якташлары, кызы һәм энесе, радиодагы хезмәттәшләре истәлекләре аның шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды, алар инде дистә еллар дәвамында Флюра Туйсина, Нәркәс Сираҗетдинова, Флорида Исмәгыйлева, Наилә Шәрипова башкаруында хитлар булып торалар. Кичәне Гөлназ Халитова белән Ямил Ишмөхәммәтов алып барды.
Фойеда Н.Абдуллинаның концерт костюмнарыннан, бизәнү әйберләреннән, шәхси әйберләреннән, хатларыннан һәм китапларыннан күргәзмә оештырылды, кызлары изге айда ураза тотучы тамашачылар өчен ифтар да оештырды.
"Янәшәдәгеләрне кадерләргә, инде булмаганнарны истә тотарга," - ди бу кичәне оештырган "Юлдаш" радиосы хезмәткәрләре. Тамашачылар аларга күңел җылысы өчен рәхмәт белдерделәр. Үз чиратында,"юлдашлылар "үзләренең тыңлаучыларына радиостанциянең теләсә кайсы башлангычын хуплаулары, залларны һәм мәйданнарны тутырулары, 25 еллык "Беҙ бергә! " сүзләрен армый-талмый кабатлаулары өчен рәхмәтле.
Фото: bashinform.ru