Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
10 март , 15:49

Язучының зур уңышы

“Калдырма, әнкәй!” повесте буенча күрше дәүләттә нәфис фильм төшерелде.

Язучының зур уңышы
Язучының зур уңышы

“Калдырма, әнкәй!” повесте буенча күрше дәүләттә нәфис фильм төшерелде.

 

Менә әле генә иде ул 2010 ел. Без “Башкортостан” гәзитендә эшләп йөрибез. Шул вакытта яшь каләмдәшем Айгиз Баймөхәммәтов үзенең тетрәндергеч повестен язган иде. Ильясның прототибы үзе икәнен белгәч, әсәр икеләтә сызлану белән кабул ителде. Чөнки кеше булган һәркем, нинди генә каты бәгырьле булмасын, баланың кичерешләренә битараф була алмый. Әмма... әллә безнең җәмгыять үзенең кечкенә гражданнарының хәвефләрен, кайгыларын, шатлыкларын ишетмиме? Кешелек әллә янә дә үз асылыннан – мәрхәмәттән, миһербанлыктан читләшеп, үз дөньясына, үз хәстәренә бикләнгәнме? Шушындый сораулар әсәрне укыган һәркемнең башы аша үткәндер, мөгаен. Һәрхәлдә, җәмгыятьнең ятимнәргә мөнәсәбәте хәтта борынгы риваятьләрдә дә сакланган. Күрәсең, бәндәләргә һәрдаим, һәр дәвер кешенең булмышы, әти-әнисез калганнарга игътибар кирәклеге турында искәртеп торырга кирәк. Халык мәкалендә әйтелгәнчә: ятимнең тупсасы алтыннан булса да, хәергә мохтаҗ.Боларны тәфсилләп язуым юкка түгел, чөнки Русиядә, төрки дөньяда танылган язучы Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” повесте һәр заманны тетрәндергән социаль проблеманы күтәрә. Китап башкорт, татар, урыс, чуваш, казах, кыргыз, үзбәк, якут, балкар, ягъни егермедән артык телдә дөнья күрде. Гомум тиражы – 500 мең данә. Авторның китаплары Башкортстанда, Кыргызстанда уку дәреслекләренә кертелгән. “Калдырма, әнкәй!” повесте буенча куелган спектакльләр Башкортстан, Татарстан, Бурят, Тыва, Калмык, Казахстан, Кыргызстан республикаларында зур уңыш белән бара. Һәм менә бу китап үз язмышында тагын да бер зур тарихи вакыйга кичерде: Казахстанда Бекзат Морзәхмәт сценарие буенча режиссер Рабига Абилпатта төшергән “Тастамашы, ана!” дип аталган тулы метражлы нәфис фильм барлык кинотеатрлар экранына чыкты.

Кино төшерүне казах малае сораган!

Казахстан миңа бәләкәйдән таныш. Күп тапкырлар булганым бар. Иркен даласы белән чакырып торучы бу дәүләткә бу юлы бигрәк шатлыклы сәфәргә чыктык. Нәрсәсе кызыклы: әти-әнисенә бу фильмны төшерергә Алматы шәһәренең Beta мәктәбендә 10нчы сыйныфта укыган Алтаир Нурбол тәкъдим итә. Алар сыйныфташлары, аннары тоташ мәктәп белән бу китапны укыган икән. Малай яшьтәш­ләре белән бергә кызыксынып укыган әсәр турында әнисенә кайтып сөйли: “Син бит кино төшерәсең. Менә шушы малай хакында булсын иде чираттагы фильмың. Китап миңа нык ошады, сыйныфташларым да аны укып бик тетрәнгән. Әнкәй, шушы хакта кино төшер әле!” – ди Алтаир.Әлбәттә, әни кеше улының сүзенә битараф калмый, һәм продюсер Жадыра Скабыл әсәрне укып чыга. Ул улының тәкъдименә хәйран кала! Чыннан да, бу әсәр буенча кино төшерергә кирәк, дигән карар кабул итә ул. Бу очракта, беләсезме, миңа нәрсәсе кадерле? Әтисез һәм әнисез калган балаларның тетрәндергеч язмышы, гаилә кыйммәтләре турындагы китап баланың күңелен яулап кына калмаган, аны бу хакта өлкәннәргә җитке­рүгә дә этәргән. Бу рухи дөньяның, дәүләтнең нигезе булган төп таяныч­лар турында казах балалары уйлана белә икән, димәк, ул халыкның киләчәге бик якты!Әйткәндәй, Алтаир – продюсер Жадыра Скабыл белән “TT production” компаниясе директоры Айдын Алиевларның гаиләсендә иң өлкән бала. Алар бу китапны гаиләсе белән укып чыккан. Алматыга барып төшкәч тә, без фильмның ябык күрсәтелүе алдыннан ук балаларның китап хакындагы фикерен белешеп, “Акбузат” журналы төркемендә видеоязмалар бирә башладык. Алтаирның сеңлесе Айчулпан да китапны укып бик тетрәнгән.Алда әйткәнемчә, Айгиз Баймөхәм­мәтовның “Калдырма, әнкәй!” повесте Казахстанда унынчы тапкыр бастырыла. Тәрҗемәче Саят Камшыгир әйтүенчә, әдәби очрашуларда балалар китап турында еш сораша, геройларның арытабангы язмышы белән кызыксына. Әйе, төп геройның прототибы автор үзе булуы да укучыларның китапны кабул итүенә тирән йогынты ясый. Бу факт үзе генә дә әсәрне тагын да укымлырак, тагын да тәэсирлерәк итә түгелме? Яхшыны – яманнан, акны карадан аерырга теләгән балага үзенә максатлар куярга өйрәтү, гаделсезлек белән көрәшү өчен бу китап – үзе бер тормыш мәктәбе. А. Баймөхәммәтов – әдә­биятның бары тик матур сүз генә түгел, ә кешене тәрбияләүче, характерны чыныктыручы рухи мәктәп булуын үз мисалында раслаган язучы.

Төп артистлар – балалар

3 февральдә Алматы шәһәрендә фильм­ның ябык күрсәтелүе үтте. “Мега” үзәгенә халык күп җыелган, хәтта урыннар да юк. Тагын да шуңа игътибар иттем: шәһәр урамнарында “Тастамашы, ана!” фильмына электрон рекламалар адым саен бара, баннерлар эленгән. Продюсер Жансерик Сапарбайдан бу хакта сорашам. Ул кино төшерү, реклама эшләре, халыкны җәлеп итү белән дә “TT production” компаниясе шөгыльләнүен белдерде һәм реклама өчен генә дә 7 миллион сум салынуын билгеләде. Кинозаллар зур, 300-500 кешегә исәпләнгән.Кино гаиләдәге матур эпизод белән башланып китә. Яшь булса да, режиссер Рабига Абилпатта тәкъдим иткән җылы гаилә мөнәсәбәтләрен чагылдыру, әти кешенең балалары белән өйдә төрле уеннар уйнавын күрсәтү, улы Ильяс белән балыкка бару, болан күзәтү күренешләре күңелнең нечкә кылларына кагыла. Әмма... Бу бәхетле мизгелләр озакка бармый.Әсәрнең менә бу өлешен искә төшереп китми булдыра алмыйм:“ – Әтием, уян инде, елатма безне! – дип, иң кечебез аның кулыннан да тартып карады. Ә ул хәрәкәтсез тик ята. Күзләре дә йомылмаган. Үлгән кешенең күзе йомык була да инде! Бәлки, әти шаяртадыр? Күмәкләшеп аның кулларын сел­ке­тергә тотындык, сеңлебез чәченнән дә тарткалап карады. Җитмәсә, әти кулына нәрсәнедер нык итеп кыскан да ычкындырырга да теләми. Игътибар белән карасам — гаиләбез белән төшкән фото. Арабызда әни дә бар. Их, булган шул бәхетле чаклар! Әтиебез әле булса шул фотога карап ята кебек.Әле беренче сыйныфта укыган иң кечебез Зөлфирә нечкә тавышы белән кычкырып елап җибәрде. Ул әле булса колак очында чыңлый. Әйтерсең лә, көчекне әнисеннән тартып алганнар, ә ул ярдәм сорап чәбәләнә. Алсу апам да үзәк өзгеч елавы белән аңа кушылды...”Фильмда да шушы эпизод бик тетрәндергеч итеп бирелгән. Зөлфирә исемле кечкенә кызчыкны уйнаган София Җанибәк кызы белән Алия образында фильмда төшкән Аем Күлмесханның тавышлары, яшьле карашлары һаман күз алдында тора. Бер яктан, фильмның төп геройлары балалар булуы – бик отышлы. Чөнки балалар язмышына, кичерешләренә, бигрәк тә рәнҗетелүенә беркем дә битараф була алмый. Ләкин балалар белән фильм төшереп караган кеше генә бу эшнең никадәр авыр һәм катлаулы булуын аңлый торгандыр. Режиссер Рабига Абилпатта эшнең җиңел булмавын билгеләде. Җит­мәсә, алар киноны ике ай эчендә төшереп, экранга чыгарды! Куючы оператор Багдат Органов, куючы рәссам Казбек Табылганов, сценарий авторы Бекзат Морзәхмәтнең эшләре күп һәм тыгыз булган. Шуңа карамастан, алар кыска гына вакыт эчендә халыкара югарылыктагы проектны тормышка ашырган.Башта залда тынлык урнашты. Аннары балаларның сызлануын үзенеке итеп кабул итмәгән бер тамашачы да калмады, яшьле күзләр, сыкранган тавышлар... Сәнгатьнең барлык көче дә шунда – ул эмо­цияләрне чыгарып, кешенең күңелен чистарта, аңа тирән киче­решләр аша тәэсир итә. Төп рольне башкарган Мирас Кайролла турында соңрак сөйләрмен. Алматы тамашачысы бик җылы, алкышлар белән кабул итте фильмны!

Ил Президентына тәкъдим итәчәкләр!

4 февральдә кино Астанада ябык форматта күрсәтелде. Монда да халык залда шыгрым тулы иде. Чара алдыннан фильм продюсерларының берсе Дархан Балажанов күренекле шәхесләргә сүз бирде, фильмны төшерүчеләр белән таныштырды. Әйткәндәй, Дархан Айгиз Баймө­хәммәтовның әсәре буенча Ж. Шанин исемендәге Шымкент академия драма театрында спектакль дә сәхнәләш­тергән. 2024 елда Айгиз Гыйззәт улына “Казахстанның мактаулы язучысы” исеме бирелгән иде. Аның әсәре буенча спектакльләр Казахстанның Станиславский исемендәге Караганда урыс драма, К. Жандарбеков исемен­дәге Жетисай, Күкшетау, Тараз шәһәрләрендәге яшьләр театрларында уңышлы сәхнәләштерелде һәм бүген дә бара.

Астанадагы ябык күрсәтелүгә республи­каның билгеле артистлары, танылган сәнгать әһелләре, хәтта сәясәтчеләр җыелды. Малайның әтисе Гыйззәт ролен башкарган талантлы актер Бахыт Хаджибаев та, тирән кичерешләре белән уртаклашып, фильмны төшергәндә ук аның тамашачыга тирән йогынты ясаячагын тоемлавын әйтте: “Җәм­гыятьнең төп бурычы – баланың якты көнен, киләчәген хәстәрләү, шуңа күрә авырлыклар белән өлкәннәргә каршы яшьтәшләре белән бергә көрәшкән малайның һәр кичереше тирән сызлану белән кабул ителә”, – диде ул. Режиссер Рабига Абилпатта, алда әйткәнчә, балалар белән эшләү җиңел дә булмагандыр, әмма алар тормышчан, ышандырырлык образлар тудыра алган. Бу – режиссерның да, яшь дусларыбызның да уңышы. Роль­ләрне башкарган балаларның һәрбер­сенә рәхмәт әйтеп, исемнәрен телгә алып китик: Ильяс – Мирас Кайролла, Алия – Аем Күлмесхан, Зөлфирә – София Җанибәк кызы, Амелия – Жаннур Рамазан, Фәрит – Исламхан Бакытбай, Даян – Жомарт Байжума.Фильмны карарга күптәнге танышым, Казахстанның талантлы шагыйре, дәүләт премиясе лауреаты Галым Жайлыбай да килгән иде. Аны күрүгә ихлас шат булдым. Ул, үзенең чыгышында башкорт язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның әсәрен югары бәһаләп, киноның да тамашачылар күңеленә хуш киләчәгенә шигем юк, дип әйтте. Казахлар да, башкортлар кебек, бик кунакчыл һәм бүләк бирергә ярата. Бу кичтә безгә чапан кидереп, милли яулык яба башлаганнар иде, әлеге күренеш кайтып киткәнче дәвам итте. Гомумән, казахларның башкортларга үз мөнәсәбәте – “башкортым – бавырым” дигән сүздән ничек күңел эремәсен дә, ничек итеп шигырьләр тумасын! Казахстанда булган берничә көн эчендә тик казах телен генә ишетеп, дала моңына чумдым, кылганнарда тибрәлдем, чиксез офыкларны гиздем. Хәер, барысын да сөйләр өчен шигъри шәлкемгә күчердем һәм “Шоңкар” журналына тапшырдым.

Фильмның Астанадагы премьерасына Казахстан Президенты киңәш­чесе Малик Отарбаев та килгән иде. Ул: “Кино миндә тирән кичерешләр уятты. Аны Казахстанда яшәүче һәр кеше карарга тиеш. Кино сәнгатендәге бу зур вакыйга турында мин мотлак рәвештә Президентка җиткерәчәк­мен!”– диде һәм фильмның видеосын ил җитәкчесе өчен сорап алды.Дөньяга танылган җырчы Димаш Кудайбергенның әтисе белән әнисе дә чарага килгәннәр иде. Әтисе дә Казахстанда танылган җырчы Канат Айтбаев. Ул үзенең фикерләре белән озак уртаклашты, фильмдагы төп тема – гаилә кыйммәтләренә һәр кеше игътибар итәргә тиешлеген билгеләде, әсәрнең авторы Айгиз Баймөхәм­мәтовны зур уңышы белән тәб­рикләде.

Әллә Ильяс, әллә Мирас, әллә Айгиз?!

Әсәрнең тагын да бер өлешен исегезгә төшерәм:“ – Әнкәй, нигә безне иртә ташлап киттең? Монда кыен. Сине уйламаган көнебез юк. Ишетәсеңме мине, әнкә-ә-й!– Чү, елама, улым. Күз яшьләрегез каберемә су булып тула.– Аякларымны да тоймыйм. Әйтерсең лә мин кардан яисә боздан түгел, ә мамыктан йөгерәм. Башка да эссе булып китте. Күз алдым томанланды. Менә мин җиңел генә итеп карга аудым шикелле. Әмма авыртуны сизмим...– Берәр җиреңне авырт­тыр­дыңмы, балакаем?– Әнкәй! Әнкәем! Мин сине нык итеп сагындым. Нигә безне калдырып киттең, ә? Монда синсез кыен...– Тынычлан, күгәрченкәем. Үзем дә сезнең яныгызда булмагач, җаныма урын тапмыйм. Менә бүген дә шулкадәр рәнҗедем. Исән булсам, беркемнән дә авыр сүз ишеттермәс идем. Нәрсә эшлим икән, Ходаем?! Аягың авыртмыймы, улым?– Юк, әнием. Бер дә авыртмый. Нигәдер, баягы кардан яланаяк йөгергәндә җылы мамыкка басып баргандай тоелды.– Син мамыкка басып бармадың, Ильясым, ә минем... учларыма...”

Менә бу урыны фильмда да оста бирелгән. Мирас Кайролланың ничек уйнаганын күрсәгез! Хәер, мин аны кино барганда телефонга төшереп алып, социаль челтәрләрдә тараттым да инде. Баланың әнкәсенә өзгәләнеп, әрнеп әйткән сүзләре иң каты бәгырьле кешене дә тетрәндерерлек. Аның газиз кешесенә мөрәҗәгате иңрәү булып яңгырады.Кино тәмамлангач та Мирас белән кыска гына әңгәмә дә кордык. Аның әнисе дә актриса икән. Гаиләдә алар өч бала, Мирас – уртанчысы. Китапны укып чыккач та ул малайга бик тәэсир иткән. Әдәпле, матур тәрбия алып үскән Мирас киноны төшергәндә уйнавы авыр булуын һич яшермәде. Ул хәтта: “Миңа Ильяс шулкадәр кызганыч булды, шуңа миңа кайбер урыннарны уйнау авыр булды. Бездә, Казахстанда, бу китапны барысы да укып чыкты, кинога да бөтенесе дә килер, дип уйлыйм. Төшергәндә авыр булса да, әле киноны карагач, миңа ничектер рәхәт булып китте!” – диде. Мираска багышлап шигырь дә язылды. Дөресен әйткәндә, артист буларак та, үзара аралашканда да күреп, бу малайны бик яраттым. Ул, кинога төшү белән бергә, китапның эчтәлеген дә күңеленә сеңдергән. “Ятим балаларны рәнҗетергә ярамый!” – дигән сүзләре генә ни тора! Кешеләрне уйландырырлык фильмда катнашып, дөньяны аз кына булса да яхшы якка үзгәртә алуда катнашуына шатлыгы сизелә Мирасның! Сөйкемле баланы аркасыннан сөеп, яратып кына торасы килә. “Айналайын Ильяс” дип атадым шигырьне:

Айналайын минем, алтыным,Җиһанда син түгел ялгызың.Адәмнәрне адәм кимсетсә дә,Ташламый ул Ходай ул, кызын.

Айналайын минем, кояшым,Син бит тойдың дөнья аешын.Йөрәгеңә салган бу КүкләрДога нуры төшкән рух кошын.

Адәмнәргә ышан, җан нурым,Яшәп булмый Җирдә сагаеп!Йөрәгемнең мае, айналайын,Куәтләргә җырым табаем.

Кемнәрдән соң, әйтче,ким кемнәр?Миһербанга тулы бар җаннар!Айналайын минем, алтыным –Бер йолдызы казах халкының.Шатлык уртаклашырдуслар бар!

Башкортстанның танылган режиссеры, нәкъ халкыбыз тарихына бәйле фильмнар төшергән Булат Йосыпов та бу шатлыклы көннәрдә безнең белән бергә Казахстанда булды. Әйткәндәй, аның барачагын Айгиз Баймөхәммәтов белми иде. Аның урынбасары Искәндәр Хәсәновка иҗатны тоеп, яңа төшерелгән фильм­га һөнәри бәя бирерлек шәхеснең сәфәрен оештырган өчен аерым рәхмәт! Булат белән бергә тарихи һәм мәдәни вакыйганың шаһиты булуыбызга без барыбыз да шат идек.Булат Йосыпов – ул милләтара, халыкара диалог кора белүче иҗатчы. Ул: “Картина тамашачылар арасында кызыксыну уятты, Русия белән Казахстан арасында мәдәни бәйлә­нешләр ныгуда бу бик мөһим адым – бигрәк тә милли мәдәниятләр үсеше өчен! Мондый проектлар кешеләрне якынайта, ышанычны арттыра һәм уртак эшләр өчен яңа мөмкинлекләр булдыра! Айгизне һәм иҗади команданы уңышы белән тәбриклим!”– диде.

Бүген Казахстанның һәр кинотеатрында – йөздән артык, көненә сигезәр сеанс белән “Тастамашы, ана!” фильмы күрсәтелә. Халык эркелеп йөри бу киноны карарга. Русиянең милли телдә иҗат иткән әле бер генә язучысы да мондый уңышка ирешкәне юк. Үз илебездә генә түгел, аерым дәүләттә тулы метражлы фильм төшерерлек әсәр язу – минемчә, зур уңыш. Бигрәк тә бүген, яшьләр, балалар китап укымый дигән мәлдә, Айгиз Баймөхәммәтов аларның кулына китап тоттырды. Бу җәһәттән бер әдип тә, бер журналист та минем белән бәхәсләшә алмый. Ел эчендә республикада гына түгел, Русия төбәкләрендә яшәүче милләттәш­ләрем, аларның балалары белән очрашканда бер сорау бирәм: “Кемне укыйсыз? Чьи книги читаете?”– дим. Җавап: “Гарри Поттер”, “Маленький принц”, “Калдырма, әнкәй!” Котлыйм, Айгиз Гыйззәт улы зур уңыш белән! Бу башкорт, Русия әдәбиятының да казанышы!Айгиз Баймөхәммәтовның “Калдырма, әнкәй!” повесте буенчаӘ. Абдразаков исемендәге “Башкортостан” киностудиясе дә “Калдырма безне” фильмын төшереп бетерде. Режиссеры – Вилүрә Исәндәүләтова. Быел премьера көтелә.Бик күпләр, кайчан фильм Русиядә, Башкортстанда прокатка чыга, дип сорый. Анысы инде – вакыт эше. Мөгаен, быел “Тастамашы, ана!” Русия чиге аша атлап чыгар!..

Лариса АБДУЛЛИНА.Уфа – Алматы – Астана – Уфа.

 

Читайте нас