Рим Хәсәнов туган бүген.
Бүген данлыклы композитор, шагыйрь (ул бик күп көйләренә үзе үк җыр текстлары яза) Рим Хәсәновның туган көне. Яраткан композиторыбызны шушы матур көне уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сәламәтлек, яңа җырлар иҗат итүгә этәргән илһам, хәләле Фатыйма ханым белән парлы гомер, кызы, оныгының куанычларында безне шатландырып озак яшәвен телибез.
Рим Мәхмүт улы 1947нче елның 9нчы мартында туган. СССР һәм Русия композиторы. 1974 елдан СССР Композиторлар берлеге һәм 2010 елдан Русия Язучылар берлеге әгъзасы. Республика комсомолының Галимов Сәләм исемендәге премиясе лауреаты (1976), Башкорт АССР-ының атказанган сәнгать эшлеклесе (1979), Татарстанның Габдулла Туҡай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2009), Башкортстан Республикасының халык артисты (2017). Салават Юлаев ордены кавалеры (2022). Уфа шәһәренең почетлы гражданы (2017).
Ә сез композиторның нинди җырларын беләсез?
Фото: Вечерняя Уфа.