Уфа “Нур” татар дәүләт театры Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яңа код: күпмилләтле Русия пьесалары» театр лабораториясе игълан иткән иде. Анда яшь һәм инде танылган режиссерлардан уннан артык гариза бирелде. Шулар арасыннан Русиянең драматургия төрлелеген чагылдырган җиде эскиз сайлап алынды.
"Яңа код" беренче режиссерлык лабораториясендә катнашучылар яшь режиссерлар 19 февраль көнне “Нур”ның Кече залында үз эшләрен тәкъдим итте. Алар арасында Габдулла Тукайның "Шүрәле"се (режиссеры -Руслан Бельский ), А.Н.Островскийның “Бесприданница"сы (Альбина Миңнебаева), Айбулат Сисанбаевның “Безнең байлыгы” (Лидия Леонтьева), Эдуард Галиевның “Тирес”е (режиссеры Эльмир Хәертдинов), А.П.Чеховның "Аю" әсәре (режиссеры Илнур Ганиев) бар иде.
Тәкъдим ителгән пьесаларның эскизлары тамашачыларны үзләренең оригинальлеге һәм яңа карашлары белән гаҗәпләндерде.
27 февральдә театрның Камера залында «Яңа код. Күпмилләтле Россия пьесалары" лабораториясе кысаларында тагын ике эскиз күрсәтелде.
«Тимур һәм аның командасы» спектакленең эскизын режиссер Гүзәл Абүшахманова-Акбирдина тәкъдим итте. Аркадий Гайдар әсәренә иҗади интерпретация булды ул.
Аннары Александр Островскийның «Гроза» пьесасыннан өзек күрсәтелде. Режиссер Римма Харисова тарафыннан классик әсәр заманча трактовкада тәкъдим ителде. Тамашачылар таныш образларның яңа якларын ачтылар дияргә була.
Ике көндә дә карау нәтиҗәләре буенча онлайн-тавыш бирү режимында иң яхшы эш сайланды. Әмма соңгы карарны театрның эксперт советы кабул итәчәк һәм җиңүчене билгеләячәк. Иң яхшы эш яңа иҗат мизгелендә тулы спектакль итеп куелачак һәм репертуарга керәчәк.
Фото: Эдуард Зарипов, Гаврикова Альбина