Русия Федерациясе халыклары арасында милли бердәмлекне, тынычлыкны, татулыкны ныгыту һәм Русия Президенты В. В. Путинның 2026 елны "Русия халыклары бердәмлеге елы" башлангычын хуплау максатыннан, «Һылукай-Башбьюти» иҗат студиясе Республика Халык иҗаты үзәге белән берлектә этник матурлык конкурсын үткәрә.Бәйгенең финалында 6 милләтнең 11 гүзәле катнаша. Алар әзерлеккә процессына чумды, репетицияләр тулы көченә бара. Археология һәм этнография музеенда фотосессия үттеләр. Алда милли киемнәрдә атлар белән тематик фотосессия көтә. Ә әлеге вакытта «Тамашачылар симпатиясенең этно гүзәле» титулы өчен тавыш бирү бара. Катнашучылар өчен ВК төркемендә тавыш бирергә мөмкин: https://vk.com/bash_beauty
Гала-финал 5 мартта 19.00 сәгатьтә «Атайсал» мәдәният үзәгендә (Уфа шәһәре, Кустарная ур., 17) узачак.