Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Зифа Нагаева күркәм юбилее уңаеннан зур заллар җыя.
Кичә беренче концерты зур уныш белән узды. "Башкортстан" Дәүләт концерт залында алма төшәр урын калмаган иде. Күпсанлы җырлар авторы, танылган радиотапшырулар алып баручы Зифа Вәли кызын Башкортстан Хөкүмәте исеменнән БР Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов тәбрикләде, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау адресын укып ишеттерде.
Талант иясен якташлары- Авыргазы районы хакимияте вәкилләре, дуслары, иҗатташлары, якыннары котлады.
Бәйрәмдә Татарстан һәм Башкортстанның күренекле җырчылары, Зифа Нагаеваның җырларын яратып башкаручылар чыгыш ясады. Бәйрәмне танылган якташыбыз Җәвит Шакиров алып барды.
Бүген юбилейга багышланган икенче концерт үз тамашачыларын көтә. Зифа Вәли кызын зур юбилее белән котлыйбыз, сәламәтлек, имин тормыш телибез, иҗат чишмәләре сулмасын.