Икеләтә шатлыклы көн.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Сәлимова җитәкчелегендәге Мәчетле район мәдәният йортының «Нәүрүз» халык уен кораллары оркестры бик күп абруйлы халыкара, Бөтенрусия, республика һәм төбәкара конкурс-фестивальләрдә катнашып, Гран-при, лауреат һәм дипломант исемнәрен яулаган сәнгать осталары коллективы булып тора. Шушы көннәрдә алар өчен бик зур бүләк ясалды: алты ир-егет һәм алты хатын-кыз өчен бердәм стильдә, нәфис милли сәхнә костюмнары әзерләнде. Хатын-кызлар ансамбле өчен тегелгән алтын белән чигелгән җиңле ак күлмәкләр, укалап бизәлгән нәфис жилет һәм калфаклар аеруча матур.
Ир-егетләр киеме исә иң яхшы традицияләрдә башкарылган- чалбар, бәрхет түбәтәй, күлмәк һәм бай итеп чигелгән жилеттан тора.
Талантлы артистлар бу искиткеч бүләккә чиксез шат һәм яңа чыгышларына түземсезлек белән әзерләнә башладылар.
Бүген «Нәүрүз» оркестры музыкантлары, әлеге матур милли киемнәрдә, башкалабызның " Башкортстан" концерт залында чыгыш ясаячак. Алар Башкортстан Республикасы татарлары автономиясенең хисап-сайлау конференциясе делегатлары алдында үзләренең иҗатларын тәкъдим итәчәкләр.
«Нәүрүз» оркестрына уңышлы чыгышлар һәм онытылмас мизгелләр телибез! Иҗат канатларыгыз көчле, күңелегез тулы илһам булсын!