РАМАЗАН – ИЗГЕ АЙ
Килеп җитте инде менә
Көтеп алган Рамазан да.
Аллаһ ризалыгы өчен
Кердем изге Уразага.
Раббым, сиңа рәхмәтлемен:
Таң атканын һәр көн күрәм.
Шәфәкъ нуры балкыганда
Кояш баеганын беләм.
Ашау-эчүдән тыелгач,
Була ризык кадерлерәк,
Эчкән суым да ширбәттәй,
Икмәк тоела тәмлерәк.
Шатлыкны да, кайгыны да
Кабул итәм сабыр гына.
Бу дөньяда сынауларны
Бирә безгә Аллаһ кына.
Яман уйлар килми башка,
Күңел чистара, сафлана.
Изге гамәл кылу хисе
Җаннарымны биләп ала.
Кыйбла якка кулым сузып,
Изге догаларны кылам.
Намазларны, уразамны
Кабул итче, зинһар, Аллам!
Балаларым исән булсын,
Ил-көнебез имин торсын.
Күңелләргә изге айда
Изге иман нуры тулсын.
Уразабыз – фарыз гамәл,
Гыйбәдәтнең иң зурысы.
Аллаһ каршына илтүче
Юлларның да иң турысы.
ӨМЕТ УЯТУЧЫ "ӨМЕТ"КӘ!
Яшәү чыганагы миңа
Көчле "Өмет" гәзите.
Дөньяның серләрен ача
Һәр язмасы,һәр бите.
Батыр,уңган,талантлыга
Монда урын бирелә.
Үткәннәргә алып кайта,
Борып аны кирегә.
Иҗатчылар җимешеннән
Рәхәтләнеп авыз ит.
Алар өчен мәйдан ача
Иҗат"дигән махсус бит.
Балалар өчен язылган
"Чаткылар"ның һәр сүзе.
Иҗат бөреләрен куя,
Каләм тибрәтсә үзе.
"Өмет" минем иҗатымны
Җиткерүче халыкка.
Чын күңелдән рәхмәтлемен
Шундый гәзит барлыкка.
Рәсимә Ильясова