Анда Халыкара Сабан туе үтәчәк.
Монысы инде дүртенчесе булачак. Көне дә билгеле. Милләттәшләр анда 4 апрельдә җыелып бәйрәм итәргә әзерләнә.
Гарәп илләре татарлары альянсы җитәкчесе Марсель Әхмәтшин белдерүенчә, быел кунаклар тагын да күбрәк булыр дип көтелә. Үткән елларда 4,5 мең кеше килгән булса, быел оештыручылар 8-10 мең кунак булыр дип көтә.
«Сабантуй ул – безнең канда. Сабантуй турында сүз күтәрелгәч, каз тәннәренә кадәр чыга. Чит илдә Сабантуйны оештыруда катнашу – зур шәрәф. Без дөньядагы иң текә Сабан туен оештырачакбыз. Бөтен дөнья татарларның кем икәнлеген белергә тиеш, бөтен ресурсларыбызны шуңа юнәлтәчәкбез», – дигән Марсель әфәнде.
Сабан туен оештыруда төп көчне эшкуар Камил Галиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы куя. Аның сүзләренчә, башта татарларның кечкенә генә «тусовкасы» буларак башланган чара бүгенге көндә Халыкара Сабантуйларның иң зурысына әверелгән.
«Татарстаннан, башка илләрдән бик күп кеше килә. Сабантуйны берәү дә оештырмый, ул – милләтебезне тәкъдим итүче уртак бәйрәм. Без татарларыбызны яхшы яктан күрсәтү өчен барысын да эшләргә тиеш», – ди Камил Галиуллин.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итүенчә, Дубайдагы чара быел киңрәк форматта үтәчәк.
Конгрессның 49 чит илдә һәм Русиянең 82 төбәгендә 523 татар оешмасы эшли, дөньякүләм дәрәҗәдә 4 меңнән артык Сабан туе уздырылган.
«Гарәп татарлары Альянсындагы бөтен гарәп илләрен әлеге Сабан туена җәлеп итәчәкбез. Бәйрәмне 4 апрельдә Дубайда башлыйбыз һәм Австралиянең Сидней шәһәрендә ноябрьдә тәмамлыйбыз», – ди Данис Шакиров.
Бөтендөнья татарлары вәкилләре җыеласы бәйрәмдә Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова һәм Элвин Грей чыгыш ясаячак.
Иң мөһиме: Сабантуйга керү бушлай!
Әнә тора Дубай, бармый калма, дускай!
Чыганак: Интертат.
Фото: leto.tatar