Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
22 февраль , 18:52

Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә уникаль күргәзмә ачылды

Ватанны саклаучылар бәйрәме алдыннан Мәскәү шәһәре Пресня районының Яшьләр палатасы Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге белән берлектә «Җиңү өчен бердәмлек» тарихи проектын башлап җибәрде.

Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә уникаль күргәзмә ачылды
Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә уникаль күргәзмә ачылды

Ватаныбыз башкаласын саклаган Башкортстан сугышчыларының батырлыгына багышланган күргәзмә ачылды. Экспозициянең үзәк урынын Мәскәү янындагы контрһөҗүмдә катнашучы легендар генерал Миңнегали Шәйморатов алып тора. Әмма проектның төп үзенчәлеге - тарих һәм ясалма интеллект синтезы.

Нейрочелтәрләр ярдәмендә геройларның сугышчан юлы эпизодлары тергезелгән һәм аларның образлары җанландырылган. Һәр портрет QR-код белән тулыландырылган: камераны юнәлтсең, сурәт батырлык турындагы видеоматериалларны ачып “сөйләшә башлый". Бу тамашачыга тарих белән шәхси мөнәсәбәтне тоярга һәм сугышның беренче көннәрендә Мәскәү һәм Ватанны яклауга баскан кешеләр турында белергә мөмкинлек бирә.

Күргәзмә Башкортстан вәкиллегендә март уртасына кадәр дәвам итәчәк. Керү алдан язылу буенча мөмкин.

Фото: Башкортстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә уникаль күргәзмә ачылды
Башкортстанның Мәскәүдәге вәкиллегендә уникаль күргәзмә ачылды
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас