Казахстанда Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәммәтовның повесте буенча "Тастамашы, ана!" фильм төшерелде һәм прокатка чыкты. Картинаның режиссеры Рабига Абилпатта, сценариен Бекзат Мырзәхмәт язган. Фильмга нигез итеп алынган повесть ятим балаларның һәм балалар йортларында тәрбияләнүчеләрнең авыр язмышы турында бәян итә.
–Мин бу китап белән очраклы гына таныштым, улым мәктәптә укыган. Һәм ул бу әсәр белән бик нык тәэсирләнгән. Улымның киңәше буенча мин дә бу китапны укыдым һәм әсәрнең нинди зур тәрбияви әһәмияте булуын аңлап, фильм төшерү теләге белән яна башладым, — ди фильмның продюсеры Жадыра Скабыл.
“Калдырма, әни!" әсәре Казахстанда 10 тапкыр яңартып бастырылган, ә Айгиз Баймөхәммәтовка 2024 елда “Казахстанның почетлы язучысы” исеме бирелгән. Казах телендәге китапларының гомум тиражы 100 меңнән арткан.
“Калдырма, әни!" повесте буенча Казахстанның биш дәүләт театрында спектакльләр куела.