Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
19 февраль , 14:13

Казахстан яшьләренә ошаган

Мәдәниятара хезмәттәшлек кысаларында Казахстан милли сәнгать университетында Башкортстан кинорежиссеры Булат Йосыповның “Фәрзәнә көнбатышка бара” (“Фарзана идет на запад”) хәрби-тарихи картинасы күрсәтелде.

Казахстан яшьләренә ошаган
Казахстан яшьләренә ошаган

Мәдәниятара хезмәттәшлек кысаларында Казахстан милли сәнгать университетында Башкортстан кинорежиссеры Булат Йосыповның “Фәрзәнә көнбатышка бара” (“Фарзана идет на запад”) хәрби-тарихи картинасы күрсәтелде.

Булат Йосыпов Астанадагы яшь иҗатчыларга һәм аларның педагогларына хәрби-тарихи фильмын үзе тәкъдим итте. 1944 елның реаль вакыйгаларына нигезләнгән картинада БАССРның Учалы районыннан бер төркем яшүсмерләр һәм аларның өлкән иптәшләре фронт яны территорияләрендә яшәүчеләрне ачлыктан коткару өчен 400 сыердан торган көтүне ике мең километрдан артык ераклыкка җәяүләп куып алып барулары тасвирлана. Сюжет үзәгендә –яшь кыз Фәрзәнә тарихы.

Фильмны Казахстан аудиториясе бик җылы кабул иткән.

Фильмда үзара хөрмәт һәм дуслык белән берләшкән төрле милләт, төрле мәдәният кешеләренең күрсәтелүе бик шәп, — дип билгеләгән тамашачылар.

Шулай ук Кино белеме факультеты студентлары әлеге фильмның профессиональ дәрәҗәсен югары бәяләгән. Заманча ясалма интеллект технологияләренең кино төшерүнең традицион ысуллары белән оста кушып алып барылуын аерым билгеләп үткәннәр.

"Астанада күрсәтү Башкортостан һәм Казахстан арасындагы мәдәни хезмәттәшлек кысаларында мөһим вакыйгага әверелде, тугандаш халыклар арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга һәм Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи хәтерне саклауга ярдәм итәчәк, — ди Булат Йосыпов. – 1944 елгы үсмерләренең батырлыгы фронт яны территорияләрендә яшәүчеләргә һәм сугыш хәрәкәтләреннән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә буыннар дәвамчанлыгын символлаштыруы фильмның актуальлеген тагын да арттыра.  Бу тема бүген аеруча көчле яңгырый.  Чын патриотизмның сүзләрдә түгел, ә Ватан һәм халык иминлеге өчен конкрет эшләрдә чагылуын күрсәтә.

“Фәрзәнә көнбатышка бара” фильмы киң прокатка бу язда чыгачак.  

Автор: Ибрагимова Эльмира
Читайте нас