«Башкортстан» дәүләт концертлар залында «Эшелон» спектакле күрсәтелде.
Спектакльне тамашачыларга яшьләр коллективлары арасында «Театраль Идел буе» округ фестиваленең төбәк этабында җиңүче «Лики» халык театры тәкъдим итте.
Михаил Рощин повесте буенча куелган сәхнә әсәре Бөек Ватан сугышы михнәтләрен ачып сала. Авыр сынаулар шартларында кешелеклелекне саклап калу турында уйланырга мәҗбүр итүче сәхнә әсәренең режиссеры Анжелика Рамазанова.
Спектакль тамашачылар тарафыннан югары бәяләнде. Зал артистларны көчле алкышларга күмде, әхлакый һәм патриотик тәрбия темасына кагылган тирән, хискә бай иҗатлары өчен чын күңелдән рәхмәтен белдерде.
Ә «Театраль Идел буе» округ фестиваленә 27 мартта, Халыкара театр көнендә, йомгак ясалачак. Анда Идел буе федераль округында иң яхшы яшьләр һәм балалар һәвәскәр театр коллективлары игълан ителәчәк.