Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада булдык.
Муса Җәлил – халкыбызның батыр, көчле рухлы, гаять талантлы улы. Аның каһарманлыгын, күпкырлы иҗатын киләсе буыннарга җиткерү – безнең бурыч. Шагыйрьнең йөрәкне тетрәндергеч, күңел кылларын тибрәтүче шигырьләре ешрак яңгырарга,ә инде үлемсез батырлыгы буыннардан-буыннарга җыр булып күчәргә тиеш.
15 февраль көнне,Фёдоровка районы татарлары делегациясе Муса Җәлилнең туган авылы Мостафада булып, шагыйрьнең 120 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Музейга экскурсия, һәйкәл янында митинг, шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салудан соң авыл мәдәният йортында зур концерт оештырылды.
Герой-шагыйрьнең музеенда экскурсиядә булу һәр татар кешесе өчен зур мәртәбә һәм бурыч ул. Искиткеч бай музей! Якташлары Муса Җәлил турындагы истәлекләрне бөртекләп туплый, саклый. Килгән саен ниндидер бер яңалык белеп, күреп, ишетеп кайтасың. Без дә буш кул белән бармадык. Күчтәнәчкә концерт номерлары, чыгышлар алып бардык. Муса Җәлил турындагы хәтерне саклаганнары, безне якты йөз белән каршы алганнары өчен Ырынбур өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылы хакимиятенә, халкына мең рәхмәт!
Федоровка татарлары иҗтимагый оешмасы.