Максатчанлык – кешенең үз алдына ачык максат кую һәм аңа ирешү өчен эзлекле эшләр башкару сәләте. Бу теләгән нәтиҗә турында хыяллану гына түгел, бәлки, мөмкин булган кыенлыкларны җиңә һәм авырлыкларга түзә белү дә. Максатчанлыкның тере үрнәге итеп ёич икелщнми Башкортстанның халык артисты, Башкорт дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие сәнгать җитәкчесе Индира Илдус кызы Әсәдуллинаны атарга була. Яраткан эшчәнлегендә 30 елга якын хезмәт куя ул, ә гомумән алганда, музыкага чын мәгънәсендә гомерен багышлаган шәхес.
- Әнием минем музыкага битараф булмавымны бишектә чагымда ук күреп алган. Биләүгә төреп, йокларга яткырганда Мөслим Магамаевның җырларын кушып куя икән. Ә мин аякларым белән тактка кушылып биегәндәй чәбәләнеп, биләүне ачып бетерәм икән. Әни музыка укытучысы булды. Үзе дә яхшы тембрлы, матур җырлый. Апаларым да сәнгать мәктәбенә йөрде, җырладылар. Гаиләдә җырга-моңга битараф түгелләр, музыкальлек бар, ишетү сәләте яхшы. Әмма арадан мин генә профессиональ музыка юлын сайладым.
Балалар бакчасына күп йөрмәдем мин. Әнием белән аның эшенә йөрергә ныграк ярата идем. Иң күңеллесе микрофон тотып, төшке аш вакытында җырлау булгандыр. Ләкин мәктәп алдыннан әни барыбер балалар бакчасына бирде. Һәм мин үземә, анда ашкынып барыр өчен, бик тиз стимул таптым. Безнең искиткеч музыкаль җитәкчебез бар иде. Фортепианода уйнаганда аның клавишаларга басуын читтән таң калып күзәтә идем. Ниндидер тылсым кебек тоела иде ул миңа, аңлыйсызмы? "Күрдем дә үлдем " диләр бит. Мин дә шулай.
-Махсус белем алырга ул киңәш иттеме әллә?
-Юк, мин аның турында да, балалар бакчасындагы кечкенә аккардеон турыда да әнигә күп тапкырлар сөйләгәнмендер. Ул минем күңелемдәге омтылышны тоеп алган. Ә бервакыт өй эшләрен белән булышкан арада кулына "Вечерняя Уфа " гәзите килеп эләккән. Анда урта махсус музыка мәктәбенә сәләтле балалар җыябыз дигән игълан булган. Әни шунда ук мине җыендырды да, электричкага утыртып, Уфага алып китте. Җитди комиссия әгъзалары - укытучылар каршына басканда миңа әле 7 яшь тә тулмаган иде. Берәр җыр башкаруымны сорадылар. Башка балалар "В лесу родилась елочка", "В траве сидел кузнечик" кебек җырлар җырлыйлар. Балалар өчен гадәти һәм дөрес репертуар. Ә мин Алла Пугачева репертуарыннан апам, әнием җырлап йөргән "Звездное лето"ны җырлап бирдем. Педагогларның гаҗәпкә калганы әле дә истә. Алар тыңладылар, ритмны тикшерделәр дә өйгә кайтарып җибәрделәр. Август җитте бит инде. Чишмә мәктәбеннән (мин үзем Чишмә районы Чишмә касабасы кызы) укытучылар килде, документлар тапшырырга кирәк диләр. Ә без Уфадан хәбәр көтәбез. Тик укырга кердең дигән хатны көтеп ала алмадык, үзебез Уфага киттек. Укырга керүчеләр исемлеген чыгарып элгәннәр – минем фамилиям беренче диярлек тора. Менә шулай искиткеч мәктәпнең 1классына укырга кердем мин. Без 3 нче катта укыдык, тәрбиячеләр белән тулай торакта яшәдек. Интернат дисәң, дөресрәк тә буладыр.
-Сез 7 яшьтән студент булып киткәнсез бит. Авыр булгандыр?
-Әйе, авыр булды. Күз алдыгызга китерегез: өйдә әти-әнисе, апалары белән яшәгән кечкенә бала, беренчедән, яшәү урынын алыштырып, авылдан зур шәһәргә килә. Икенчедән, чит кешеләр белән кала. Өченчедән, укырга, язарга, санарга өйрәнә. Өстәвенә, үзе белмәгән яңа һөнәргә дә өйрәнергә тиеш... Балалар бакчасындагы музрук тудырган тылсым, мәктәпкә кергәч, бераз юкка чыкты. Барысы да алай җиңел генә түгеллеген аңладым. Фортепианода уйнар өчен гаять күп көч куярга кирәк иде. Көн саен бик җитди шөгыльләндек без. Минем билгеле көн тәртибе бар иде. Анда барысы да сәгатьләп, минутлап язылган. 6-8 сыйныфларда укыганда иртәнге биш тулганда тора идем. Паркта йөгерергә чыгам, туктап, беседкада физзарядка эшлим. Аннан тиз генә кайтам да мәктәпкә йөгерәм. Иртәнге алтыда инструмент янында булырга кирәк. Ике сәгать шөгыльләнәсең дә, иртәнге ашны ашагач, мәктәп дәресләре башлана. Төштән соң шәхси дәресләр китә. 18.30да кичке аш. Ә аннан соң кичке унга, бәлки унбергә кадәр тагын инструментта шөгыльләнәсең.
-Буш вакытыгыз бөтенләй булмаган...
-Булмады. Кайвакыт кешеләргә музыкант - җиңел, матур һөнәр кебек тоела. Матур итеп чыкты, хисләнеп уйнады һәм барысы да алкышларга күмде. Ләкин моңа килү өчен син балалар бакчасыннан ук ал-ял белми эшләргә тиешсең. Башка балалар курчак уйнаганда минем бердәнбер уенчыгым фортепиано иде.
- Сәнгать училищесына мәктәпне тәмамлагач, килергә дә мөмкин булгандыр бит?
-Беләсеңме, музыка ул спорт кебек. Аның белән балачактан шөгыльләнсәң генә югары дәрәҗәгә ирешеп була. Сабый бармаклары үз вакытында җайлашып кала, олы кеше моңа ирешә алмый. Аннары менә син шөгыльләнәсең, өйрәнәсең, мең кат уйнап карыйсың, ләкин сәхнәдә я имтиханда шулай ук чыгыш ясаячагыңа бер гарантия дә юк. Кайдадыр дөрес суламыйсың, я кемдер төчкерә. Клавишага ялгышып дөрес бармак белән басмасаң, икенчесен, аннан өченчесен дөрес баса алмыйсың һәм бөтен композиция бозыла. Шуңа күрә музыкантка ныклы характер да кирәк. Син чыдам, сабыр булырга, шул ук вакытта хисчән булырга тиеш. Син бит көйне үзең аша үткәрәсең.
-Салкын акыл, кайнар йөрәк кирәк димәк.
-Нәкъ шулай. Музыка белән бик күп кеше шөгыльләнә, сәнгать мәктәпләре күп. Ләкин сәхнәгә чыга торган башкаручылар күп түгел бит. Әмма музыка белән шөгыльләнү бик файдалы. Музыка төрле яклап кешене үстерә.
-Сез көйне ишетүгә уйный аласыз. Моңа да өйрәттеләрме?
- Әни “Әйдә "Кышкы романс"ны башкар әле” ди иде һәм мин утырып уйныйм. Фидан Гафаров, Фәридә Кудашева реперуарыннан җыр көйләрен уйный идем. Әйе, җырга кушылып уйнап китәм. Кайвакыт “Син моны ничек эшлисең?” дип сорыйлар. Ә мин аңлатып бирә алмыйм... Аңа өйрәтеп булмыйдыр, мөгаен, ул табигатьтән биреләдер.
Шулай ук классиканы мин тиешенчә башкарам, ә халык җырларын үз эшкәртмәләремдә уйныйм. Тыңлаучыларны кайдадыр елмаеп алырлык, кайдадыр еларлык итеп...
-Классик музыка осталары бүгенге сәхнәдәге шоуларны күзәтмидер ул, шулаймы?
-Бөтенләй күзәтми дип әйтмим. Сәнгать, мәдәният нинди үсештә икәнен аңлау өчен барысын да күзәтәм инде ул. Нәрсә яхшы, нәрсәне үзеңә кулланырга мөмкин һәм, киресенчә, нәрсә эшләргә кирәкми. Телевидениедә яңа проектларны карыйм. Сәнгать җитәкчесе буларак, мин белергә тиеш. Заман белән бергә атларга кирәк.
-Ә филармониядә кайчан эшли башладыгыз?
-Институтның 2 курсында хорография училищесында концертмейстр булып эшли башалдым мин. Аннары 4 курста балам туды. Соңрак опера театрында эшләдем. Аннан инде филармониягә күчтем. Ә гомумән иҗади эшчәнлеккә 30 ел тула инде.
-Гаиләгез турында берничә сүз.
- Тормыш иптәшем сәнгать кешесе түгел, әмма “музыкаль слух”ы яхшы. Без аның белән утырып иркенләп сөйләшә алабыз. Ике улыбыз бар. Аларның арасында 9 яшь аерма. Әни пенсиягә чыккач, безнең белән яшәде. Балаларны карарга ул булышты. Кече улыбыз минем эздән китте. Институтның 4 нче курсында мине укыткан педагогта белем ала. Мин аның белән йөкле булганда, бар куәткә эшләп йөргәч, башкача булмыйдыр инде.
-Гел музыка өйрәнгәч, өйдәге хатын-кыз эшләренә өйрәнергә вакытыгыз булдымы соң?
- Минем өйдә тәртип. Интернатта яшәгәндә безне идеаль чисталыкка өйрәттеләр. Таләпләр армиядәге кебек җитди иде. Ә син балачактан өйрәнгән гадәт гомерлеккә кала.
Ризык әзерләү белән дә шулай ук. Аннары, минемчә, тәмле итеп пешерер өчен китап укырга түгел, ә бары тик күңел биреп эшләргә кирәк. Яшьли үзем тикшереп карадым. Бервакыт тоттым да бәлеш пешердем! Һәм ул бик яхшы килеп чыкты. Бәлки геннар буенча күчкәдер, минем әбием бәлешне тәмле пешерә иде. Бәлки аның пешергәнен күзәткәнмендер һәм истә калдырганмындыр... Ә аннары мин кайнанамның тәмле һәм файдалы ризык турындагы китабын алып, нидер пешермәкче булдым. Барысын да язылганча эшләдем, тик килеп чыкмады. Шуннан бирле беркайчан да бернинди рецептлар укымыйм.
-Ничек ял итәсез? Чит илләргә еш йөрисезме?
-Ышанасызмы, үз гомеремдә чит илгә чыкканым юк. Уйлап-уйлап та, кая барырга теләгәнемне күз алдыма китерә алмыйм. Теләк юк. Әгәр мин теләмим икән, димәк, бу миңа кирәк тә түгел. Отпуск вакытында мин күңелемә хуш килгән мәдәни яллар ясыйм, әлбәттә. Улым белән Мәскәүгә, Санкт-Петербургка бардык. Алдан ук музейларга, театрларга билетлар сатып алабыз. 10 көннең һәр сәгате язылган була. Сәяхәттән нинди дә булса мәгълүмат аласың, күбрәк беләсең, эчке дөньяңны баетасың һәм шуның белән син көч җыясың. Менә шундый ялны яратам. Ә ничек итеп диңгез буенда тик ятарга һәм берни дә эшләмичә көч туплап булганын мин аңламыйм.
-Укучыларыбызга нинди теләкләр әйтерсез?
-Иң мөһиме, үз-үзең белән килешеп яшәргә кирәк. Һәм эчке тоемлавыңа ышанырга. Еш кына башкалар ничек әйтсә, шулай эшләүчеләр очрый. Бигрәк тә һөнәр сайлаганда бу ялгыш адымга илтә. Яшьләр үзләре түгел, ә ата-аналары һөнәр сайлый. Ә яшь кеше диплом алып чыга,әмма бу һөнәрнең күңеленә ятмаганлыгын аңлый. Эш акча гына түгел, шатлык та, уңай хис-кичерешләр дә китерергә тиеш. Син шул хисләрең, энергияң белән уртаклаша, кәеф тудыра алачаксың. Көн саен кеше ни өчен уянганын һәм бүген нәрсә эшли алачагы турында уйларга һәм шуны эшләргә тиеш. Шул вакытта гына син алтын бәһасына торырлык кирәкле белгеч һәм кызыклы шәхес булырсың.
Эльмира Ибраһимова әңгәмәләште.