Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
9 февраль , 19:49

“Җил җаны – Урал көе”

Башкортстанның Халык уен кораллары милли оркестры Бөтенрусия гастроль концерт планына бишенче тапкыр керде!

Ләйсән Миңнеханова.
Фото: Ләйсән Миңнеханова.

Башкортстанның Халык уен кораллары милли оркестры бишенче тапкыр “Без – РУСИЯ” Бөтенрусия гастроль концерт планына кертелде!

Русия Мәдәният министрлыгының Бөтенрусия гастроль-концерт планында катнашучылар билгеле булды. Әлеге чара “Зур гастрольләр” (театрлар гастрольләре) һәм “Без – Русия” (милли хореография һәм хор коллективлары, халык уен кораллары оркестрлары һәм ансамбльләре, җыр һәм бию театрлары гастрольләре) дип аталган ике масштаблы федераль программаны үз эченә ала. 2026 елда Бөтенрусия гастроль-концерт планында 238 театр һәм 62 милли коллектив катнаша.

“Зур гастрольләр” һәм “Без – Русия” программалары ярдәмендә ел саен зур һәм кече шәһәрләрдә яшәүче миллионлаган кеше илебезнең төрле почмакларыннан, якын чит илләрдән килгән коллективларның иң яхшы спектакльләрен һәм концерт программаларын күрә ала, ә артистлар бәяләп бетергесез тәҗрибә һәм яңа тамашачылар туплый”, – ди Русия Мәдәният министры Ольга Любимова.

Быел “Без – Русия” программасында катнашу өчен 102 милли коллективтан гариза бирелгән. Шуларның 62се генә сайлап алынган, шулар исәбенә Башкортстанның Милли халык уен кораллары оркестры да кергән. Бу – коллектив өчен мөһим вакыйга һәм югары башкару дәрәҗәсен раслау! Оркестр инде бишенче тапкыр безнең республиканың милли музыка байлыгын Русия шәһәрләре буенча тәкъдим итәчәк.

“Оркестрның бишенче ел рәттән әлеге программага керүе – безнең өчен мактаулы һәм шатлыклы, – ди Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясенең оештыру һәм концерт эше буенча хезмәте җитәкчесе Марина Луговая. – Без үзебезнең беренче турда ук югары дәрәҗә күрсәттек, ә алга таба уңышларыбызны ныгыттык. Аерым алганда, узган ел оркестрның “Алтын боҗра” буенча гастрольләрен Русия тамашачысы “ура” дип кабул итте. Иҗатыбыз белән таныштыру өчен һәрвакыт яңа төбәкләрне сайлыйбыз. Бу коллектив һәм филармония статусын гына түгел, Башкортстанның мәдәният һәм музыка сәнгатен дә күтәрә”.

“Җил җаны – Урал көе” дип аталган программа ил төбәкләрендәге тыңлаучыларны Башкортстанның музыкаль энҗесе – Милли халык уен кораллары оркестры белән таныштыру өчен махсус булдырылган. Ул тулысынча республика композиторлары әсәрләреннән, башкорт милли классикасы корифейларыннан, хәзерге заман классик авторларыннан һәм оркестрда эшләүче яшь авторларның әсәрләреннән тора.

Ирина Захарова, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башгосфилармониянең җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге җитәкчесе.

Ләйсән Миңнеханова.
Фото: Ләйсән Миңнеханова.
Автор: Язгөл Сафина
Читайте нас