Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 февраль , 16:16

Тукай дөньяны яулавын дәвам итә

«Су анасы» әкияте гарәп телендә тәкъдим ителде.

Тукай дөньяны яулавын дәвам итә
Тукай дөньяны яулавын дәвам итә

«Су анасы» әкияте гарәп телендә тәкъдим ителде.

Якын Көнчыгышның иң зур мәдәни чарасы — Каһирәдә узучы 57нче Халыкара китап ярминкәсе кысаларында бөек татар классигы Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте гарәп телендә тәкъдим ителде.

Әлеге чара «Росусия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме тарафыннан оештырылган.

Поэманы гарәп теленә танылган Мисыр язучысы һәм шагыйре, доктор Әшраф ӘАбу әл-Язид тәрҗемә иткән. Тәкъдим итү чарасы кысаларында узган түгәрәк өстәлдә Мисыр әдәбиятчылары, язучылары һәм тәрҗемәчеләре Тукай иҗаты, аның дөнья әдәбиятындагы урыны һәм мондый тәрҗемәләрнең мәдәниара диалог өчен никадәр мөһим булуы турында фикер алышкан.

Мәдәниятләрне якынайтудагы хезмәте өчен тәрҗемәчегә тантаналы рәвештә «Русия – Ислам дөньясы» көмеш медале тапшырылган.

Чыганак: Интертат.

Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас