Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
6 февраль , 16:24

Матурлык тудыручы осталар илендә

"Урал" халык сәнгате галереясендә гадәти булмаган күргәзмә эшли.

Матурлык тудыручы осталар илендә
Матурлык тудыручы осталар илендә

"Урал" халык сәнгате галереясендә гадәти булмаган күргәзмә эшли.

 

Уфада "Урал" халык сәнгате галереясендә өстәмә белем бирү педагогы Таһир Әхмәтзыя улы Сәитовның эшләренең күргәзмәсе ачылды.

Таһир Сәитов исеме һәм аның эшләре безгә шактый таныш. Ә менә мондый күргәзмәсе беренче. Җитмәсә, бу күргәзмәдә аның укучыларының эшләре белән дә танышып була.

Экспозициягә агачтан, гипстан эшләнгән эшләр, шулай ук майлы буяулар белән язылган сурәтләр, картиналар кергән. «Агачны сәнгатьчә эшкәртү» берләшмәсе укучылары тарафыннан унөчтән артык эш тәкъдим ителде. "Урал" галереясендә күргәзмә 13 февральгә кадәр дәвам итә.

Күргәзмәдә ике дистәдән артык эше куелган. Әмма останың иҗат җимешләре күпкә күбрәк, алар дусларына, туганнарына, танышларына бүләк ителгән. Күргәзмә ачылган көнне ул кешеләрнең күбесе килеп оста турында җылы рәхмәт сүзләрен ишеттерде. Укучыларның әти-әниләре балаларында шул сәләтне ачып, тормышта яраткан шөгыльләрен табарга юнәлеш биргәне өчен рәхмәт җиткерде

Таһир Ахмәтзыя улы кечкенәдән үк агач сыннар ясау белән мавыга башлаган. Агач эшкәртү осталыгы, сурәтләр төшерү буенча алтмыш елдан артык тәҗрибәгә ия ул. Бу шөгыленә фатиха биргән Карача (Кушнаренко районы) мәктәбе директоры Вил Ногман улы Гарифуллин төп сүзен әйтә. “Мин сине чын укытучы ясыйм”, - ди ул укучысына. Мәктәпне тәмамлагач, Сәитовка башта хезмәт дәресләрен, аннары рәсем һәм черчение сәгатьләрен ышанып тапшыра. Таһир Сәетов туган мәктәбендә дистә елга якын эшли. Шул елларда сынлы сәнгать буенча читтән торып белем ала. Оста куллы ир-егетне “Уфанефть” оешмасынга столяр итеп чакырып алалар. Ике дистәдән артык гомере шунда хезмәткә багышлана. Аннары тагын үз мохитенә - мәктәпкә кайтып, Уфаның Ленин районы мәктәбендә өстәмә белем бирү педагогы булып эшли. Балалар белән эшләүне оста тамаша итеп бәяли, чөнки үсмерләр белән уртак тел тапкан оста аларга сынлы сәнгать серләрен дә ача, зирәклек, тапкырлыкка да өйрәтә. Эш барышында туган телгә дә игътибар бирелә. Бу коры сүзләр түгел, эшләре күргәзмәгә куелган оста куллы бу үсмерләр белән без бу көнне танышып, туган телдә ярыйсы аңлаштык. Егетләрдә эшкә дә, туган телне өйрәнергә дә дәрт бар, менә нидә останың бер кыйммәте!

Остазлары күргәзмәсендә катнашкан укучылары да чын горурлык кичерә. Оста шулай яшьләргә сынлы сәнгать дөньясына юл яра, бу аның хезмәтенең, кешелек сыйфатларының, чын педагогның икенче зур кыйммәте!

Таһир Сәетов матурлык тудырырга яратылган кеше. Аның дуслары останың үзе яшәгән йорты тирәсендә агач сыннар белән тудырылган әкияти матурлык, тылсымлы мохит турында сокланып сөйләде.

Әйткәндәй, Таһир Әхмәтзыя улы дистәгә якын журнал өстәле, 7-8 кровать, 7-8 зур көзге кысалары,, сансыз күп вак эшләр ясаган. Алар барысы да әкияттәгедәй матур бизәкләрдән тора. Агачтан челтәр үрүче сынлы сәнгать осталары, матурлык тудыручы рәссамнәр тормышта бик зур уңай роль уйный.

Күргәзмәне ачып, оештыручылар останы да, актив бу үсмерләрне дә котлап, мактау кәгазьләре, балаларга татлы күчтәнәчләр тапшырдылар. Матур чыгышлар күп булды. Әмма иң саллысы киң билгеле һәм 100 (!) яшендә соклангыч, фәһемле фикерләр җиткергән рәссам Тимофей Ерастов чыгышы булды. Аның сүзләрен куәтләп, матурлык таратучы сәнгать осталары күбрәк булсын дип әйтәсе килә һәм мондый күргәзмәләрне барып күрергә чакырып калабыз.

Матурлык тудыручы осталар илендә
Матурлык тудыручы осталар илендә
Матурлык тудыручы осталар илендә
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас