Үзешчән халык иҗатын саклау юлында.
"Рух. Дәрт. Моң» үзешчән халык иҗаты коллективлары арасында уздырылучы төбәкара татар мәдәнияте фестивале старт ала! Нигезләмәгә кул куелды!Бу проект быел Татарстан Республикасы Рәисе гранты исәбенә тормышка ашырыла.Төп максаты:- үзешчән халык иҗатын һәм осталыгын популярлаштыру һәм үстерү;- татар халкының милли үзаң дәрәҗәсен күтәрү;- үзешчән халык иҗатының талантлы коллективларын эзләү, кызыксындыру һәм аларга ярдәм итү;- халык һөнәрләренең һәм декоратив-гамәли иҗатның төрлелеген күрсәтү, кулдан иҗат итү кыйммәтен торгызу, халыкның оста һөнәрчеләр эшчәнлегенә кызыксынуын арттыру;- татар иҗат коллективлары, җитәкчеләре арасында тәҗрибә уртаклашуны киңәйтү, алар арасында иҗади багланышлар урнаштыру, фестиваль хәрәкәте кысаларында берләшү.
#РеспубликаТатарстан#ГрантыРаиса#ГрантРаисаРТ2025#РРЦ#ГрантРаиса2025