

Ильсөяр Фрит кызының шигърияте тормышка мәхәббәт, табигать турындагы тирән уйланулар, кешеара мөнәсәбәтләр һәм мәңгелек кыйммәтләрне чагылдыруы белән тамашачыга яхшы таныш. Кичә авторның экран артында яңгыраган автобиографик кереш сүзе белән башланып китте. Программа барышында шагыйрәнең лирик балладалары, тормыш мәгънәсе турындагы фәлсәфи шигырьләре яңгырады. Әсәрләрне автор үзе һәм чакырылган кунаклар башкарды. Аларның күбесе язучының «Чык тамчысы» китабында дөнья күргән.
Шигырьләрне тулыландыручы җырлар кичәгә аерым җылылык өстәде. Ә ерак Кипрдан килгән видеокотлау Ильсөяр апага өчен көтелмәгән бүләк булды. Шулай ук намуслы хезмәте өчен аңа район башлыгының Рәхмәт хаты да бирелде.
Чара ахырында Илсөяр Фрит кызы барлык килгән кунакларга, иҗатын хөрмәт итүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Бу кичә тамашачылар өчен шигърият бәйрәменә әверелде, күңелләрдә якты истәлекләр калдырды», — дип билгеләп үтә оештыручылар.
Фото: Чакмагыш районы мәдәният йорты.