

Русия халыкларының бердәмлеге елы: иң яхшыларны бергә билгелибез!
Шушы көннәрдә БР татарлары конгрессы Башкарма комитеты утырышы булды, анда 2026 елның төп вакыйгасына әзерлек буенча иң мөһим карарлар кабул ителде.
РФ Президенты В.В. Путин Указы нигезендә, 2026 ел “Русия халыклары бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Башкортстан татарлары Конгрессы үзенең бурычларын милләтара татулыкны ныгытуда һәм мәдәни күптөрлелеккә ярдәм итүдә күрә.
Шул нигездә, 2026 елның февралендә «Ел йомгаклары – 2025» тантанасы уздырылачак.
Максат: республикабызда татар мәдәниятен, телен һәм гореф – гадәтләрен үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән иң актив оешмаларны һәм гражданнарны – мәдәният, мәгариф эшлеклеләрен, эшмәкәрләрне, журналистларны җәмәгатьчелек тарафыннан тану һәм бүләкләү.
Бу безнең уртак бурычыбыз — көндәлек хезмәтләре белән Башкортстанның бердәмлеген һәм күптөрлелеген тудыручыларны билгеләү!
Шундый максатлар билгеләнде чираттагы утырышта.