

Уфа “Нур” татар дәүләт театры Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Яңа код: күпмилләтле Русия пьесалары» театр лабораториясе игълан итте. Анда яшь һәм инде танылган режиссерлардан уннан артык гариза бирелгән. Шулар арасыннан Русиянең драматургия төрлелеген чагылдырган җиде эскиз сайлап алынган.
"Яңа код" театр лабораториясе брифингында беренче режиссерлык лабораториясендә катнашучылар игълан ителде:
1. Эльмир Хәертдинов
2. Руслан Бельский
3. Илнур Ганиев
4. Гүзәл Абүшахманова
5. Лидия Леонтьева
6. Римма Харисова
7. Альбина Миңнебаева.
Эксперт советы эшләрне ике юнәлештә бәяләргә карар кабул итте: танылган режиссерлар һәм яңа режиссерлар.
«Яңа код: Күпмилләтле Русия пьесалары» лабораториясе — традицияләр һәм заман кисешендә тәҗрибәләр киңлеге.
Иң яхшы эш тулы спектакльгә кадәр эшләп бетереләчәк һәм театр репертуарына керәчәк.
Фото: Айгөл Юлъякшина