Барлык яңалыклар
Мәдәни мохит
20 гыйнвар , 20:36

Уйныйлар гармуннар, уйныйлар!..

Уйнаучылары бар.  

Уйныйлар гармуннар, уйныйлар!..
Уйныйлар гармуннар, уйныйлар!..

Уйнаучылары бар.

 

 

Бүген инде гармуннар кайдадыр почмакта ятим булып ятмый, уйныйлар алар, уйныйлар, торган саен тавышлары ешрак яңгырый. Чөнки уйнаучылары бар, һәм ниндиләр әле – яшь, өметле, гармунга гашыйк малайлар!

 

18 гыйнварда, яраткан җырчыбыз, Башкортстанның һәм Татарстанның халык җырчысы, виртуоз гармунчы, 74 нче яшендә арабыздан китеп барган Фән Вәлиәхмәтовның туган көненә арнап, аның туган җире Шаранда Хәтер кичәсе узды. Шунда Бәләбәй татар гимназиясе укучылары – "Илһам" ансамбле гармунчылары моның шулай булачагына якты өмет уятты.

Зур сәхнә тотучы артистларыбыз Марат Шәрипов белән Зифа Нагаева алып барган искиткеч җылы чараны ачу дәрәҗәсенә нәкъ безнең егетләр лаек булды. Алар (ун гармунчы һәм дүрт татар кураенда уйнаучы дүрт) татар халык җыры "Эх, алмагачлары"н уйнап һәм җырлап, шыгрым тулы тамаша залын таң калдырдылар – көчле алкышларга күмелделәр. Коллектив I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

 

Гимназия укучысы Илназ Хәйруллин үзе уйнап, үзе җырлап, шулай ук тамашачыларның җылы кабул итүенә иреште.

Уйнаулары гына түгел, егетләр үзләре дә сәхнәдә бик күркәм күренделәр. Биниһая күп изге эшләр башкаручы милләтпәрвәр Фәнир Галимовның (Фән Вәлиәхмәтовның җан дусты, фикердәше) акчалата ярдәме, ансамбль җитәкчеләре Гүзәл белән Тимерхан Әхмәтовларның тырышлыгы белән төркем малайларына берочтан татар милли киемнәре – жилет, билбау һәм түбәтәй тегеп өлгерттеләр.

Бүләк буларак, илһамлылар кайтышлый "Бабай утары"на чакырылдылар, тәмле сый табынында булдылар, тюбингта шудылар.

– Яшь гармунчылар бик канәгать, сәхнә тәмен белделәр, тик туктап калмаска, уйнарга да уйнарга, осталыкны шомартырга кирәк, – ди Әхмәтовлар.

 

Чарага баруны оештырган Башкортстан татарлары конгрессының урындагы бүлеге җитәкчесе Рәсүл Гәрәевка, транспорт табу чарасын күргән Людмила Джимага гимназия директоры Эльвира Хакимуллина, "Илһам" коллективы рәхмәт белдерә.

 

– Балалар бит талантлы алар, бары тик аларны кызыксындыра белгән чын белгечләр кирәк. Татар гимназиясе тәҗрибәсе үрнәгендә башка мәктәпләрдә дә ансамбльләр оештырганда ничек шәп булыр иде, – ди Рәсүл Корбан улы.

Әйткәндәй, 31 гыйнварда Уфада Фән Вәлиәхмәтовның сәхнә иҗатына багышланган зур Хәтер кичәсе булачак.

 

Зәйфә Салихова.

Фотолар татар гимназиясеннән.

Уйныйлар гармуннар, уйныйлар!..
Уйныйлар гармуннар, уйныйлар!..
Автор: Алсу Гәрәева
Читайте нас