Аларның искиткеч дәрәҗәдә осталыгы һәм соклангыч талантлы мәртәбәле жюри тарафыннан югары бәяләнде. Ансамбль лаеклы рәвештә 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Әйтергә кирәк, "Лада"ның матур чыгышлары - фестивальнең чын бизәге булды, тамашачыларга онытылмаслык музыкаль кичерешләр бүләк итте.
Чакмагыш авылы балалар мәктәбе коллективларының мондый чараларда катнашуы аларның иҗади потенциалын үстерүгә генә түгел, ә районның мәдәни тормышына да зур өлеш кертә. Конкурсларда һәм фестивальләрдә җиңүләр педагогларны һәм укучыларны алга таба казанышларга этәрә һәм сәнгать мәктәбенең абруен күтәрә. Фестивальдә катнашкан яшь музыкантлар да, аларның остазлары да бәйге нәтиҗәләре нигезендә хөрмәтләнде һәм бүләкләнде.
Әлбәттә, "Лада" ансамбленең йөзек кашы булган укытучы, танылган виртуоз-пианистка Зөлфия Низаева-Назаргулованың да булдыклыгын да бу урында билгеләп үтү дөрес булыр. Зөлфия Әнвәр кызы үзе әлеге эшлекле сәфәрләре хакында тасвирлап үтүенчә, мондый чараларда катнашу - яңа мөмкинлекләр ача, талантлар үсешенә зур этәргеч булып тора.
Фото: Чакмагыш балалар сәнгать мәктәбенең "ВКонтакте" сәхифәсеннән.